Яшел Үзән

Үзе якын, сүзе алтын

Укытучы телиме-теләмиме гомере буе башка кешеләр өчен мөгаллимә, остаз һәм киңәшче булып кала. Аның шәхси тормышы да һәрвакыт кеше күз алдында. Авыл җирендә яшәсә, җаваплылык аңа икеләтә өстәлә. Менә шулай Норлат авылында яшәүче Сәкинә Сафа кызы Ркиева районда абруйлы кешеләрнең берсе. Табигать кышкы йокыдан уянган, беренче язгы тамчылар тамган бу...

Укытучы телиме-теләмиме гомере буе башка кешеләр өчен мөгаллимә, остаз һәм киңәшче булып кала. Аның шәхси тормышы да һәрвакыт кеше күз алдында. Авыл җирендә яшәсә, җаваплылык аңа икеләтә өстәлә. Менә шулай Норлат авылында яшәүче Сәкинә Сафа кызы Ркиева районда абруйлы кешеләрнең берсе. Табигать кышкы йокыдан уянган, беренче язгы тамчылар тамган бу көннәрдә Сәкинә ханым үзенең күркәм юбилеен билгели. Олы җанлы, киң күңелле, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Сәкинә ханым туган көнендә генә түгел, ә һәрвакыт хөрмәткә лаек. Дөрестән дә, аны Норлатта олысы да, кечесе дә бик ярата, үзләре хәзер оныклар тәрбияләгән укучылары аның бер ел да туган көнен онытмый, җыелышып килеп, котлап-зурлап тора. «Сезгә мине онытырга вакыт инде», - дип карышса да, ул аларның һаман яраткан укытучысы.
Норлат авылында колхозчы гаиләсендә туган Сәкинә Сафа кызының балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул чор балалары 10-12 яшьтән олылар белән беррәттән колхоз эшендә җигелеп эшләгән. Алабута ашап үскән бу балаларның балачагы булганмы соң?! Тормыш авыр булса да, Сәкинә укырга омтылган. Мәктәпкә яшьтәшләреннән бер ел алдан кергәч тә, аның укый алачагына башта ышанмаганнар: «Укып карар да, ташлар», - дигән уй белән исемлеккә генә керткәннәр. Әмма ул җитди ният белән килүен бик тиз исбатлый һәм мәктәпне 17 яшендә тәмамлап та чыга. Сугыштан соңгы авыр елларда ун класс бетерү институт тәмамлауга тиң була. Шуңа күрә аларның күбесен мәктәпне бетерүгә укытучы итеп эшкә җибәргәннәр. Сәкинә дә 1 ел мәктәптә секретарь булып эшләгәч, Казанның педагогия институтына укырга керә. Тулай торак булмау гына укуга киртә ясый. Урын сорап кергәч, ректор: «Сеңлем, азрак түзеп тор, аннан соң бирербез», - дип караса да, шәһәр тормышыннан күңеле кайткан кыз кире кайтып китә. Белем алу теләге барысыннан да көчле була шул. Башта ул педучилищены бетерә, аннан соң институтка укырга керә. Читтән торып укыган кыз Мулла Иле һәм Карашәм авылы мәктәпләрендә математика укыта. Ул елларда укытучыларга җәмәгать эшләре күп булса да, яшьләр бервакытта да күңел төшенкелегенә бирелмәгән, барысына да өлгергән. Спектакльләр дә куйганнар, бәйрәмнәргә концертлар да оештырырга туры килгән. Кыскасы, авыл интеллигенциясе халыкны үз артыннан иярткән. Ә эшкә, башка авылга, көн саен язын булсынмы, көзенме, пычрак ерып җәяү йөрүләрне әйтеп тә торасы юк. Аяк киемен туздырмас өчен, сулыклар аша яланаяк чыгуларны Сәкинә ханым бүгенгедәй яхшы хәтерли әле.
Булачак ире - Наил белән дуслыкларының ничек мәхәббәткә әйләнүен дә сагынып искә алырлык. Чибәрлеге белән әллә кемнәрне әсир итәрлек Сәкинәгә күз атучылар күп булса да, аның күңеле Наил атлы егетне якынрак күрә. Шулай да ул аңа булган хисләрен сиздерми. 1957 елда өйләнешеп, бөтен кеше көнләшерлек итеп тормыш корып җибәрә алар. Бу мәхәббәтне алар гомер буе кадерләп, тап төшермиләр. Башка авылларга йөреп эшләү кыенлыкларыннан соң, Сәкинә Норлат мәктәбендә эшли башлый, завуч була, кичке мәктәптә дә укытырга туры килә аңа. Төгәл фән - математика укыту, шуны балаларга үтемле итеп җиткерә белү укытучы кешедән бик зур осталык сорый торган хезмәт ул. Моның өчен аның бар яктан да булганлыгы, хезмәтен яратуы, ә укучыларын барысыннан да өстен куя белүе мөһим. Математик һич булмаса психолог бул син, әмма укучыны мәсьәлә чишәргә өйрәт. Математика - нигезләрнең нигезе, фәннәрнең фәне. Бу белемең булмаса, сиңа уку йортларының күбесенең ишеге ябык. «Бик таләпчән иде безнең Сәкинә апа», - дип сөйли аның шәкертләре. Укучылары аны бер күз карашыннан аңлаган.
Сәкинә белән Наил корган тату гаиләдә бер-бер артлы көтеп алган мәхәббәт җимешләре дөньяга килә. Алар белән бергә яшь гаиләнең мәшәкатьләре һәм шатлыклары арта. Алай гына да түгел, тормыш иптәше Наил югары белем алу турында уйлый башлый. Киңәш-табыш итәләр дә Наил Ркиев 32 яшендә Казанның медицина институтына укырга керә. Бу уку йортында инде читтән торып укып булмый. Сәкинә, ике бала белән ялгыз калып, тормышны үз җилкәсендә алып барса бара, әмма иренә белем алырга мөмкинлек тудыра. Авыл тормышы җиңел түгел бит. Уртак тырышлык белән моны да алар җиңеп чыга. Тормыш иптәше табиб белгечлеге алып кайтып, Норлат авылында стоматолог булып эшли башлый. Аннан соң аны Норлат участок дәваханәсенең баш табибы итеп билгелиләр.
Вакыт аяусыз, еллар сизелмичә узып, лаеклы ялга китәр минутлар җитә. Киң күңелле, акыллы Сәкинә ханым яшьләргә юл бирү теләге белән икенче көнне үк ялга китә. Әлбәттә, шундый белемле һәм грамоталы математика укытучысын, мәктәпнең йөзек кашын, кайсы мәктәпнең җибәрәсе килсен. Шулай да аны кеше урынына башлангыч класска вакытлыча укытырга чакыралар, үтенеп сорыйлар. Ата-аналардан: «Сәкинә апа, зинһар өчен, укытырга калыгыз инде», - диючеләр күп була.
Яраткан ире Наил Рәхимҗан улы 2002 елдан бирле мәрхүм инде. Сәкинә ханым ире вафатын бик авыр кичерсә дә, әкренләп, авылдашлары һәм балалары булышлыгы белән якын кешесеннән башка яшәргә өйрәнә, 5 вакыт намазын калдырмый, уразасын тота, Коръән укып үзенә тынычлык таба.
Сәкинә һәм Наил Ркиевлар бөтен гомерләрен халыкка хезмәткә багышласалар, балаларын да шундый итеп тәрбияләгәннәр. Уллары белеме буенча физик булып, хәрби хезмәтне сайлаган, ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсенә җиткән. Хәзер гаиләсе белән Ленинград өлкәсендә яши. Кызганычка, туган ягына еш кайта алмый. Ә менә кызлары - Дания Минһаҗеваны район һәм шәһәрдә белмәгән кеше юк. Табиб-отоларинголог буларак аны пациентлары бик ярата. Дания ханым ире - табиб-стоматолог Нур Минһаҗев белән бер кыз һәм ул тәрбиялиләр. Кызлары - Диләрә аспирантурада укып, диссертация якларга әзерләнә. Уллары Айдар Мәскәүдә икътисадый юнәлештә магистратура тәмамлый. Кызы һәм кияве һәр атнада әниләре янына Норлатка ашыга, аңа ярдәм итәргә һәм ялгызлык бушлыгын тутырырга тырыша. Сәкинә ханым үзе дә кул кушырып утыра торган кеше түгел. Балалары, кадерле оныклары кайтуга тәмле бәлешен пешереп куя, эшли алган кадәр бакчада тәртип тота, тавык-чебешен карый. Киявен бик ярата: «Улымнан да якынрак», - дип юкка гына әйтми. Кияү үзе дә аны хөрмәт итеп, һәр сүзен алтын бәрабәренә куеп, аның киңәшеннән башка аяк та атламый. Балалары үзләре янына шәһәргә яшәргә чакырса да, Сәкинә ханым йортын ялгыз калдырмаска тырыша. Гомер буе тырышып корган бу матур тормышны үзе исән чакта туздырырга теләми. Ире исән чакта алар яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән дә авылда дан тоткан гаилә булганнар. Умартасын тотканнар, виноград үстергәннәр. Ире вафатыннан соң да бер ел буе Сәкинә ханым умартаны үзе караган. Нинди генә помидор сортлары юк аның. Эре-эре помидор орлыкларын авылдашлары арасыннан ишетеп сорап килүчеләр күпме. Помидор Сәкинә ханымның тәгәрәп уңа, бер авыруга бирешми. Ул аларны иртә яздан тәрәзә төбендә кадерләп үстерә башлый, яран гөлләре ел әйләнесендә шау чәчәктә утыра, лимоннары җимеш бирә. Заманында карбыздан да әйбәт уңыш ала торган булганнар.
Сәкинә Сафа кызы олыгайган көнендә берүзе яшәсә дә, авылдашлары, күршеләре аны ялгыз итми, балалары янында яшәмәсә дә, күңеле белән ул - алар, алар аның янында. Оныклары белән тыгыз элемтәдә: Ленинград та, Мәскәү дә киртә түгел. Оныклары да һәрдаим Норлатка, дәү әни янына ашыга. Аларның һәммәсе аның догалары белән яши, һәр гамәлне дәү әни киңәше белән башлый. Чөнки аның хәер-фатихасы белән эшләре һәрчак уңа. Аны мәктәпкә очрашуларга да, төрле чараларга да олы кунак итеп чакырып торалар. Татарстанның атказанган укытучысының намуслы хезмәте өчен бирелгән дәүләт бүләкләре, Республика һәм район күләмендә алган исемнәре бихисап. Ул районда беренче тапкыр өлкән укытучы исемен алган кеше. Гомере буе укытучы дигән олы исемне лаеклы йөрткән һәм аны күпме тапкыр данлаган ветеран Сәкинә Сафа кызы Ркиева белән якташлары да горурланып яши. Күркәм юбилее уңаеннан аңа якташларының ихлас тәбрик-теләкләре барып ирешсен!
Әлфия Зыякаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: