Яшел Үзән

Үзең тапкан бәхет кадерле

Була бит шундый кешеләр, гомер буе алар кемгәдер булыша, кемнедер аякка бастыра, әмма аңа карап, үзләре начар тормышта яшәми, киресенчә, хөрмәт казана. Андый кешеләр яшьлекләрендә нинди булса, лаеклы ялга чыкса да яшәү принцибына хыянәт итми. Васильевода яшәүче Рәис Шәрәповны мин шундый кеше буларак беләм. Хәләл җефете Гөлфия ханым белән алар...

Була бит шундый кешеләр, гомер буе алар кемгәдер булыша, кемнедер аякка бастыра, әмма аңа карап, үзләре начар тормышта яшәми, киресенчә, хөрмәт казана. Андый кешеләр яшьлекләрендә нинди булса, лаеклы ялга чыкса да яшәү принцибына хыянәт итми. Васильевода яшәүче Рәис Шәрәповны мин шундый кеше буларак беләм. Хәләл җефете Гөлфия ханым белән алар бөтен авырлыкны бергә җиңеп, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Аларның мул тормышына, балаларының уңышына күпләр кызыгырлык. Барысын да алар бары үз куллары белән булдырган. Ә авырлык күрмичә җиңел тормыш корылмый.
Рәис Шәрәпов тумышы белән Тәтеш районының Кызыл Тархан авылыннан. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәч, кеше күргәнне дә, күрмәгәнне күрергә туры килгән. Күпләрнеке кебек аның да әтисе сугыш кырында ятып калган. Әтисез калганда аңа нибары дүрт яшь кенә була әле. Танылган җырчы Габделфәт Сафин җырына төшерелгән клиптагы кечкенә малай кебек чокырлы юллардан тормыш арбасын күп тартырга туры килә аңа. Сыер асрау, печән җыю, кышка утын әзерләү - аның эшенә әйләнә. Әмма эш эчендә кайнаса да, бала вакыттан ук аның иң зур омтылышы уку була. V сыйныфтан башлап күрше авылга йөреп укырга туры килә. Һәр көнне 9 чакрымны иңләп, өлгергәнлек аттестатын ала. IX cыйныфта укыганда ук клуб мөдире итеп куялар аны. Укый да, эшли дә. Өстәвенә, Тәтештә механизаторлар әзерли торган училищега укырга кереп, һөнәр үзләштерә. Клуб мөдиренә авылга килгән артистларны өенә еш алып кайтырга туры килә. Ничек итсә итә, яңа йорт өлгертә. Тормыш бераз җиңеләйгәч, аны армиягә алалар. Аннан кайткач, Казан дәүләт университетына укырга керә, әмма әнисе: «Укуын укыйсың, ә сеңлең нәрсә эшләр», - дигәч, укуын ташлап, сеңлесен Тольяттига алып китә. Аны эшкә урнаштыра, аннан соң кияүгә дә бирә, үзләренә яңа йорт салып, тормышлары җайланып китә. Үзенең югары белеме булмау гына күңелен һаман тырнап тора. Тырышкан табар дигәндәй, Куйбышев шәһәренең (хәзерге Самара) авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. Институтны яхшы гына тәмамлап, аннан инженер-механик һөнәрен алып чыга.
Аннан соң булачак хатыны Гөлфия белән очрашалар, гаилә корып җибәрәләр. Рәис Насретдин улы күп еллар Васильево агач комбинатында эшләп, механик та була, цех җитәкчесе дә. Булдыклы һәм көчле белгеч үзгәртеп кору чорында да югалып калмый, беренчеләрдән булып, комбинатта яңа технология кулланып, кооператив-мебель цехы ача һәм алар Васильево халкын гына түгел, күрше өлкәләрдә яшәүчеләрне дә йомшак җиһазлар белән тәэмин итә. Ул үзе җитәкчелек иткәндә хезмәткәрләрне эштән куганын хәтерләми. Салмыш килгән шоферларга да аның «җәзасы» бер була, атна буе рейска чыкмыйча, гараж идәне юа. Гомер буе Рәис Шәрәпов кешелекле, ярдәмчел булып яши. 90нчы елларда үзенә иткә дип базарда терлек эзләп йөргәндә, бик әйбәт токымлы сыерга юлыга. Шул сыерны сатып ала да, бер туганына асрарга бушлай кайтарып бирә. Тотрыксыз 90нчы елларда тагын бер хәлгә тап була ул. Уразлы янындагы урманнан гөмбә җыеп йөргәндә, печән өстендә бөтен техниканың тик торганын күреп, механизаторлардан хәл-әхвәл сораша. Печән бәйли торган шпагатлары беткәнлеген ачыклау белән Рәис Шәрәпов тиз генә эшенә кайтып, аларга җитәрлек итеп бауны китереп тә бирә. Совхоз директорының рәхмәт укыганы шунда. Озын тормыш юлында Рәис Шәрәпов нинди хәлләр белән генә очрашмаган да, кемнәрне генә авыр хәлдән коткармаган. Шулай бервакыт гыйнварның иң салкын төннәренең берсендә машина белән өенә кайтып килгәндә, Югары Ослан районы Макулово авылының таулы юлында туктап калган бер машинага юлыга. Караса, шоферы туңып йоклап киткән. Аны көчкә уята, чәй эчереп җылыта, хәл кертә. Машинасын тарттырып өенә кадәр кайтарып куя. Шунысы кызык, коткарылган шофер коткаручысына рәхмәт әйтергә дә «оныта».
Үзенең әнисе дә, хатыныныкы да картаймыш көннәрендә аларның җылы тәрбиясендә булып, бу дөньядан бәхиллек белән китеп баралар. Рәис Насретдин улының туган авылына да бу көнгә кадәр сукмагы суынганы юк. Анда әтисенең энесе - чукрак абыйсы гомеренең соңгы көненә кадәр аның тәрбиясендә яши. Хуҗалыкта булышып, утынын әзерләшеп, терлек асрарга ярдәм итеп тора. Өйләренә газ белән суын да кертешә. Аларны (абыйсының хатыны да инвалид була) ул соңгы көннәренә кадәр шулай тәрбияләп, үзе җирли, кабер ташларын һәм чардуганнарын куя. Туган авылында туганнары сирәгәйсә дә, авылдашларын ул онытмый. Кышын бәрәңгесен өшетүчесенә - орлыгын, зиратны уратып алырга материалын алып кайтып биргән, йорт салучыларына акчалата булышкан вакытлары күп. Васильевода яңа мәчет төзелеше турында аерым язып була. Иман йортын тергезүдә ул җиң сызганып эшли, матди ярдәмен күрсәтә. Мәчет нигезенә аны төзүчеләрнең исемнәрен, догалар язып калдырырга да онытмый. Кыскасы, авырлыклар хәзер артта калып, тормышлары түгәрәк. Аларны бик бәхетле гаилә дип әйтеп була. Гомер буе хөрмәт итеп яшәгән хатыны - Гөлфия ханым укытучы булып эшләгән, балалар тәрбияләгән. Ул һәм кыз үстереп, хәзер үзләре аларның булышлыгын тоеп яши. Кызлары Васильево урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Мәскәүдә бик дәрәҗәле югары уку йортында белем алып, шунда яшәп тә калган, үз бизнесы һәм гаиләсе бар. Уллары - Мансур югары белемне Казанда алган, хәзер ул да Мәскәүдә. Балалары әти-әнисен бик хөрмәт итә. Быел улы әтисенә өр-яңа автомобиль бүләк итсә, кызы әнисен чит илгә ял итәргә алып барып кайткан. Һәм ел саен ата-анага шундый күңелле һәм көтелмәгән сюрпризлар ясап тора алар. Шәрәповларның хәзер ике онык та үсеп килә, әби-бабайның йөзенә кызыллык китерә торган түгелләр, Мәскәүнең иң дәрәҗәле мәктәбендә «яхшы» билгеләренә генә укый икесе дә. «Оныкларымда аналитик акыл бар, үземә охшаганнар», - ди Рәис Насретдин улы горурланып. -Үзең тапкан бәхет бик кадерле, аны югалтмаска, һәрвакыт, һәркайчан ярдәмчел булырга кирәк».
Гөлфия һәм Рәис Шәрәповлар Васильевода ике катлы иркен йортта икесе генә пар күгәрченнәрдәй яшәп ята. Аларны ялгыз дип әйтеп булмый, балалары ай саен диярлек чиратлашып кайтып хәл белешеп тора. Бөтен бәйрәмне бергәләп, күңелле итеп уздырырга ярата алар. Рәис Шәрәповның Тольяттидагы сеңлесе дә гаиләсе, балалары һәм оныклары белән Васильевода бәйрәм саен диярлек кунак була. Бу йортта аларның һәрберсен ачык йөз, тәмле ризык, иркенлек көтеп ала. Йорт подвалы җәй буе әзерләгән кайнатмалардан һәм җимеш суларыннан сыгылып тора. Үз бакчаларында үскән виноградтан Гөлфия ханым кебек сокны беркем дә ясый алмый. Ә һәр кунакка яңа гына мичтән чыккан тәмле кабартмалар! Шушы үрнәк гаилә яшәгән йорттагы тәртипне, байлык-муллыкны күрсәң, май чүлмәге тышыннан күренә дип ничек итеп әйтмисең?! Хуҗасы нинди - тормышы шундый.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: