Яшел Үзән

Үзе сайлаган язмыш

Утыз ел ул күпме, әллә азмы? Гомернең яртысыннан күбрәк вакытын педагогика эшчәнлегенә багышлау, ә инде башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләү – ул үзе бер батырлык.

Балачактан балалар табибы - педиатр булам дип хыялланган Рәмзия, мәктәп тәмамлаганда фикерен үзгәртә. Аның балаларга белем бирәсе килә. Монда бәлки, әнисе Фирдәүсә Нургали кызы Мергалиеваның Норлат мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булуы да үз ролен уйнагандыр. Чөнки ул кечкенәдән әнисенең кич буе план язып, дәфтәр тикшереп утыруларын күреп үсә. Ә бәлки моңа Рәмзиянең беренче укытучысы, яңа гына педагогика училищесын тәмамлап кайткан Динә Мидхәт кызы Миңнуллина сәбәпче булгандыр? Чөнки ул балаларны беренче көннән үк тирән белеме, зәвыклы киенүе, нечкә күңелле булуы белән үзенә җәлеп итә һәм укытучы һөнәренә карата олы хөрмәт, зур кызыксыну уята. 
Нәкъ менә 30 ел элек, Казан педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, Рәмзия Әнвәр кызы Мергалиева башлангыч сыйныф укытучысы итеп районыбызның Карашәм авылы мәктәбенә җибәрелә. Шулай итеп, яшь белгечнең хезмәт эшчәнлеге шушы кечкенә генә мәктәптән башланып китә. 
Белемнең нигезе башлангыч сыйныфтан, аеруча укытучысыннан тора. Укый белмәгән балага хәреф таныту, иҗекләп укырга, язарга өйрәтү күпме осталык һәм түземлек таләп итә. Укыту бер, әле бит аның тавык та чүпләп бетерә алмаслык иҗтимагый эшләре күпме?! Өстәвенә, күрше Рус Әҗәле мәктәбенә дә барып укытырга туры килгән чаклары була. 
Карашәм мәктәбендә бер ел эшләгәннән соң, Рәмзия Ульяновск шәһәренең Идел арты районындагы 71нче урта белем бирү мәктәбенә барып урнаша. Зур мәктәп, балалар саны да күп. Рәмзия ханыма беренчеләрне ышанып тапшыралар. Шәһәрдә туып үскән 33 бала: актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курык мыйча әйтәләр. Дәрескә керүгә, сиңа ничәмә-ничә күз карап тора. Һәр карашта– аерым бер дөнья. Ә укытучы укучыларның эчке дөньяларын сак кына ачып, һәр нарасыйның күңеленә игелек орлыклары чәчәргә тырыша. 
Һәм тормыш дәвам итә, ә ул син уйлаганча гына бармый, кияүгә чыгып, язмыш җилләре аны туган авылы – Норлатына, туган мәктәбенә кайтара.
«Педагог дипломы алу – ул әле чын укытучы булдың дигән сүз түгел икәнлеген соңрак аңлыйсын», – ди язмам герое. Үз эшеңнең остасына әверелү өчен еллар дәвамында чарланырга, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп, камилләшеп торырга кирәк шул. Борынгылар: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – дигәннәр. Мөгаен, шушы гыйбарәне истә тотып, Рәмзия Әнвәр кызы педагог-психолог белгечлеге буенча Социаль белем академиясен тәмамлый. Балаларга белем бирү өчен замана укытучысы була белергә кирәк! Һәрберсенә индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында фәнгә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк «эләктереп» алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар куллана да инде. 
Гел укып кына утырсаң, мәктәп тормышы күңелле һәм истә калырлык булмас та иде ул. Сыйныф җитәкчесе буларак, Рәмзия ханым балалар белән Казанга төрле экскурсияләргә йөри. Хәтта, үз җилкәсенә җаваплылык алып, кышкы каникул вакытында Мәскәүгә – Кремль чыр шысын карарга баралар. Нинди онытылмаслык хатирәләр, тәэсирләр бит ул!
Тулысынача газетабыздан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: