Яшел Үзән

Заводның иң талантлы һәм чын патриотлары «Ел инженеры» исеменә лаек

«Ак барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Иван Егоров инициативасы белән Горький исемендәге заводта соңгы өч елда «Ел инженеры» бәйгесе үткәрелә һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнә.

Иван Егоров сүзләренә караганда, иң яхшы инженерларны ачыклау - илебез һәм җәмгыятебез өчен әлеге һөнәр ияләренең бик әһәмиятле булуын раслау. Татарстаныбызның гына түгел, бөтен Россиянең икътисадын модернизацияләү технологиясенең уңышы инженерларның яңа яшь буынына турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә холдинг яшь талантлы белгечләргә һәрвакыт ярдәм итеп тора һәм торачак.
Быел заводта «Ел инженеры-2016» исеменә алты белгеч лаек булды. Болар - яшь инженерлар Артем Артюшин, Андрей Афанасьев, Андрей Канаев, Олег Туршников, Михаил Царев, Илья Мурзаев. Төрлесе төрле номинациядә җиңсә дә, аларны бер нәрсә берләштерә: талант, тырышлык һәм үҗәтлек һәм завод­ның чын патриоты булу.
Завод үзе дә төрле конкурс-бәйгеләрдә еш катнаша. 2015 елда Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында уйлап табу һәм патент-лицензия эшенең куелышы республика смотры нәтиҗәләре буенча завод коллективы Кубокка һәм җиңүче дипломына лаек булды. Аны заводның генераль директоры Ренат Мистаховка ТР ОИР рес­публика советы рәисе Ленар Гайсин тапшырды.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: