Горький исемендәге Яшел Үзән заводына су төбен тирәнәйтүче судноларын төзергә заказ биреләчәк.
Бу турыда РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозин белдергән. Аның сүзләре буенча хөкүмәт мондый суднолар төзү планын төзегән. «Идел- Әстерхан диңгез каналлары буенча караганда да ачык күренә: каналларның саегуы суднолар төзүче заводларга һәм нефть эшкәртүче компанияләргә нәтиҗәле эшләргә ирек бирми», - диде Рогозин Әстерханда узган РФ Диңгез коллегиясе президиумы утырышында.