Реклама
- Реклама эшлиме? - Әйе, эшли. Кичә «Каравылчы кирәк» дип белдерү биргән идек, төнлә талап чыгып киттеләр.
☺☺☺
Барысыннан да күренгәнчә, хәзер телевизордан 12 яшь тулмаган балаларга бары тик реклама гына карарга ярый!
☺☺☺
Тукталышта ике сары чәчле кыз автобус көтәләр. Берсе икенчесеннән сорый:
- Сиңа ничәнче автобус кирәк?
- 2нче, ә сиңа?
- 7нче, әнә 27нче килә, әйдә, бергә китәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа