Яшел Үзән

Йөз еллык тыйнаклы

Хафизә Гали кызы Гыйниятуллина бер гасыр элек - 1912 елда туган. Тиздән, төгәлрәге, 14 октябрьдә аңа төп-төгәл 100 яшь тула. Өлкән әбиебез Яшел Үзәндә яши. Аның белән танышырга баргач, фатир ишеген безгә күрше кызы ачты - коммунал квартирда яши икән мөхтәрәм әбиебез. Шул ук күршесе чакырып та чыгарды аны безнең...


Хафизә Гали кызы Гыйниятуллина бер гасыр элек - 1912 елда туган. Тиздән, төгәлрәге, 14 октябрьдә аңа төп-төгәл 100 яшь тула. Өлкән әбиебез Яшел Үзәндә яши.


Аның белән танышырга баргач, фатир ишеген безгә күрше кызы ачты - коммунал квартирда яши икән мөхтәрәм әбиебез. Шул ук күршесе чакырып та чыгарды аны безнең янга. Алдан ук шуны әйтәсе килә: танышып-сөйләшүе җиңел булды Хафизә әби белән. Бер гасыр гомер иткән кеше нинди хәлдә булмас! Ә ул менә җиңел генә йөри, чандыр гәүдәле, кечкенә буйлы икән үзе.
- Баскан җирдә җил селкетә инде хәзер, яшь чаклар түгел бит! - дип елмайды ул безнең соклану белдерүебезгә каршы.
Йөз ел яшәгән кешенең менә шулай мөлаем елмаеп сөйләшә алуына сокланмый мөмкинме соң?! Ул үзенең тормышы белән дә теләп таныштырды.
- Минем туган авылым Шүширмә, Кайбыч районында булса да, моннан бик ерак түгел ул. Безнең әти дә, әни дә иртә дөнья куйдылар. Абый белән апам бар иде, мин апамнарда үстем. Заводта эшләргә дип, туган авылдан бер төркем егет-кызны җыеп китерделәр монда. Бераз укыткандай иттеләр дә, «Серго» заводына эшкә керттеләр. Сугыш башлангач, без дә егетләр кебек станокларда эшли башладык. Миңа, буем җитмәгәч, биек итеп агачтан махсус басма ясыйлар иде. Токарь булып эшләдем, сугыш бетеп, пенсиягә чыкканчы зур станокта тимер кырдырдым. Премия, мактау кәгазе биреп чыгардылар лаеклы ялга. Тырыштык инде, кешедән хурланырлык булмады. Пенсиягә чыккач та тик ятмадым, хәлемнән килгәнчә, башка оешмаларда хезмәт куйдым.
- Әйбәт эшләгәч, Хафизә әби, нигә аерым фатир бирмәделәр? - дип сорадык без аннан. Әйтергә кирәк, шундый олы кешенең ике гаиләне сыйдырган коммунал фатирда яшәве аптырашта калдырган иде безне.
- Бусы да яхшы бит. Ирем Хәлил белән күпсенмәдек инде. Әнә балалары булганнар алсын дидек. Безгә үзебезгә Ходай насыйп итмәде шул балаларны. Күршеләребез дә әйбәт булгач, башка фатирга күченүне уйламадык.
- Хәзер син ялгызмы инде? - дип гаҗәпләнеп сорадык без аннан.
- Әйе. Картым да дөнья куйды. Аның энесенең балалары килеп хәлемне белеп торалар, рәхмәт аларга. Үземнекеләр мәрхүм инде. Абыйныкылар бигрәк кызганыч булды. Абый үзе сугышта һәлак булды, аны сугышка озаткач, озак та тормый хатыны үлеп китте. Аннары, ярамаганны ашапмы инде, балалары өчесе берьюлы үлгәннәр. Мин соңыннан гына белдем, хәрби заводтан чыгармыйлар иде бит эшчене...
Менә шундый язмыш икән Хафизә әбинең. Бер гасырга тиң озын гомере өйрәттеме икән - нинди генә авырлыклар очратса да, төшенкелеккә бирелмәгән ул үзе.
- Аллаһ язганны күрми, гүргә кереп булмас инде. Күзләрем сукыр түгел, кул- аякларым хәрәкәтләнә - әлегә зарлана алмыйм. Кеше кулына калырга гына язмасын инде - бар теләгем шул! - дип йомгаклады ул сүзен.
Әлбәттә, теләге рас килсен иде Хафизә әбинең. Ходай саулыктан өзмәсен иде үзен, дип чыктык без аның яныннан.

Ильяс Салижан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: