Яшел Үзән

Йөз ел яшәү серләре

Кешенең зур яшькә җитүе - үзе бер гаҗәп хәл. Йөз яшен тутырганнар турында исә могҗизаның да могҗизасы дип тә әйтергә ярыйдыр, мөгаен. Озын гомерле кешене күргәч, аңа саулык-сәламәтлек телисе һәм, әлбәттә инде, шулкадәрле яши алу серен дә белешәсе килә. Быел апрель аенда 100 яшен тутырган Мәрһүбә Шәвәли кызы Вәлиеваны күрергә...

Кешенең зур яшькә җитүе - үзе бер гаҗәп хәл. Йөз яшен тутырганнар турында исә могҗизаның да могҗизасы дип тә әйтергә ярыйдыр, мөгаен. Озын гомерле кешене күргәч, аңа саулык-сәламәтлек телисе һәм, әлбәттә инде, шулкадәрле яши алу серен дә белешәсе килә.
Быел апрель аенда 100 яшен тутырган Мәрһүбә Шәвәли кызы Вәлиеваны күрергә барганда, яшерен батырын түгел, күңелемдә шундый кызыксыну да туган иде. Кем белә, мөхтәрәм йөзьяшәр әбиебез нинди дә булса киңәшләр бирер, сау яшәү серләрен дә чишәр, бәлки.
Яшел Үзәндә кече кызы Фәнүзә белән ике бүлмәле фатирда тора ул. Советлар Союзы таралгач, Таҗикстаннан 1994 елда күченәләр алар безнең шәһәргә. Әнисенең тормышы белән Фәнүзә ханым үзе таныштырды. Олы яшьтәге әбиебез төне буе борчылып чыккан һәм иртәнчак кына йоклап киткән булган икән. Аны уятмадык, билгеле.
Мәрһүбә әби Башкортстандагы Туймазы районында туып үскән. Шунда 1934 елда Галимулла исемле егеткә кияүгә чыгып гаилә корган. Бер-бер артлы дүрт балалары туа яшь гаиләнең. Тәүге мәхәббәтен һәм бәхетле елларын гомергә онытмый ул.
- Әни безгә беренче ире турында беркайчан да сөйләгәне булмады. Бервакыт шулай телевизордан 1944 елдагы Ленинград янындагы блокаданы бетерү сугышлары турында тапшыруны карап утыра идек, кисәк кенә әни әллә нишләде: башы авырткандай, башын тотты, үзе агарынып китте. Менә шул вакыйгадан соң ул ачылып үзенең яшь чагын сөйләде, аңа инде туксан тулып киткән иде... Галимулла абыйны бик сөйгән ул. Авылда беренче егет иде: үзе төз буйлы, чибәр иде, дип мактады аны. Тик озакка сузылмый аларның бәхетләре. «Раскулачиваться» ителгәч, ире көньяк­ка иманлы тормыш эзләп китә. Берсеннән-берсе кечкенә нарасыйлар ачлыктан дөнья куялар, берсе генә исән кала. Шунысын күтәреп әниебез, ирен эзләп юлга чыга. Михнәтле юл узып ул, ниһаять, Таҗикстанга барып җитә. Ире белән очрашмыйлар, бәләкәй бала да ачлыктан гүр иясе була. Ялгыз калган әниебез булачак әтиебез Шакирга кияүгә чыга. Әти сугышка киткәнче безнең иң олы абыебыз туа. Еллар үткәч, әнигә Галимулла абый турында җиткерәләр: аны да сугышка алган булганнар, нәкъ менә Ленинград янында һәлак була да инде ул.
Мәрһүбә әбинең яшьлеге менә шулай аянычлы була. Инде Шакир абый белән корган гаиләсе тыныч яшәргә мөмкинлек бирә аңа.
- Минем абыйлар да гаҗәпләнеп сөйлиләр иде: безнең өйдә бервакытта да тавыш чыкмады. Тату яшәдек без. Әти сугыштан кайтса да, сәламәтлеге нык какшаган иде инде. Яраланган, контузияләнгән... Яудан кайткач, ике баласы: абый һәм мин тудым. Ул дөнья куйганда миңа дүрт кенә яшь иде әле. Әнигә калдык бөтенебез. Әле әтинең беренче хатыны тапкан Йөзембикә апа да безнең белән бергә үсте. Ирләр генә эшли ала торган авыр эштә, пилорамада, эшләде әни. Тормышта күп кыенлыклар күрсә дә, үзе бервакытта да кырысланмады. Һаман-һаман башкаларны кайгыртты. Кеше аптырый иде аның киң күңелле булуына. Яхшы сүз әйткәне өчен килеп рәхмәтләр әйтәләр иде үзенә. Бәлки, менә шуңа күрә дә озын гомерледер ул. Аннары, Аллаһка ышанып яшәве дә ярдәм итәдер инде, - дип сөйләде Фәнүзә ханым.
Менә шундый язмыш икән Мәрһүбә әбинең. Гасырны уздырып яшәү сере дә гади үзенең. Без шулай сөйләшеп утырганда аның уянуы ишетелде. Бүлмәсенә кереп сәламләгәч, ул миңа:
- Бар да Ходай Тәгалә кулында, улым, - дип җавап бирде...
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: