Яшел Үзән

Юрист булырга хыялланган укытучы мин

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы Олы Шырданның иң гүзәл хатын-кызларының берсе, озак еллар мәгарифнең үзәгендә кайнаган мөгаллимә - Миләүшә Талипова.


- Балалар укытуга, белем бирүгә багышланган 33 ел вакыт узып бара. Азмы, күпме әйтүе авыр. Шулай да тормышка ашмый калган хыялыгыз булдымы?
- Зур хыялым юрист булу иде, тик әти белән әни каршы килде. Алар, юрист диюгә, күз алдына суд һәм кеше җәберли торган һөнәрне күз алдына китергәннәрдер инде, мөгаен. Шуңа да математика укытучысы булырга туры килде миңа. Әмма теләгемне кызым тормышка ашырды. Айгөл икенче югары белем ала, юрист булачак.
- Мәктәптән бушаган чакларда вакытыгызны ничек уздырасыз?
- Бәйләргә яратам. Кечкенә чакта ук туган авылым Урысбагада шәл бәйли идек. Балалар үстергән чакта бәйләмәгән әйбер калмады. Хәзер исә аякка киеп җибәрергә башмаклар гына бәйлим. Кул эше бит ул җанны тынычландыра, күңелгә рәхәтлек бирә.
- Сез бар яктан булган бик матур, үрнәк гаилә. Ирегез Әнвәр белән менә дигән ике бала үстергәнсез. Яшьлеккә бер күз салсак, Әнвәр абый белән ничек танышкан идегез?
- Яшьлегебез кайнап торды, бик күңелле үтте безнең. Мине шушы авылга эшкә җибәрделәр. Укып кайткан минем кебек яшь укытучылар күп иде. Без бер генә спектакль, концертны да калдырмадык. Әнвәрнең тракторда эшләп йөргән чагы, ул безне Свияжскийга поездга еш илтеп куя торган иде. Аннан аңа да билет ала башладык, шуннан дуслашып киттек инде. Өч ел очрашып йөргәннән соң, гаилә кордык.
- Кош-кортлар күп тотасыз икән, димәк, итле ризык­ларга өстенлек бирәсездер. Гаиләгез сез пешергән нинди ризыкны яратып ашый?
- Пилмән, манты, гөбәдия кебек ризыкларны еш пешерәм. Мантыга итне иттарткычтан чыгарабыз, бәрәңгене яшелчә турагыч белән турыйм, ул чакта манты коры булып пешми.
- Хатын-кызның бәхете нидә дип уйлыйсыз?
- Тулы, бөтен, матур гаиләң булуда. Балаларың куандырып, ирең янәшә, терәк булып, яраткан эш урыныңда исән-сау хезмәт итү - иң зур бәхет. Барча гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйм. Хатын-кыз бәхетеннән аермасын Ходай сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: