Яшел Үзән

Юлларда рейдлар дәвам итә

10 июньдә ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция уполномоченныйлары белән берлектә транспорт чаралары йөртүчеләрне тикшерүгә чыккан.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин сүзләренә караганда, мондый тикшерүләр юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырыла. Бу юлы алар Васильевода һәм Октябрь бистәләрендә булган. Рейд барышында 50 автомобильне туктатканнар һәм 22 хокук бозу очрагы ачыкланган.

"Лада-Приора" автомобилен йөртүче 29 яшьлек ир исерек булып чыккан. Аның сулап чыгарган сулышында 1,178 мг/л спирт табылган. Автомашинаны махсус тукталышка куйсалар, машина йөртүченең үзен административ тоткарлау камерасына илткәннәр. Ул анда мировой судья карар чыгарганчы булачак. Ягъни аңа 10нан алып 15 тәүлеккә кадәр административ арест яисә 30 мең сум штраф салынырга мөмкин.

Шулай ук иминлек каешын кимәүчеләр, балаларын креслосыз йөртүчеләр һәм страховой полислары булмаучылар теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: