Яшел Үзән

Юл-транспорт һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән, араларында 5 айлык бала да бар

Һәлак булучылар арасында 5 айлык кыз бала да булган.

Югары Ослан районында өч машина бәрелешкән, биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Һәлакәт Казан - Ульяновск юлының 38 нче чакрымында булган. Бу хакта коткару хезмәтенә 17.50 сәгатьтә хәбәр керә. Юлда «Пежо», «Форд Фокус» һәм «Лада Приора» машиналары бәрелешә. Соңрак ачыкланганча, һәлакәттә 5 кеше, шул исәптән биш айлык баланың гомере өзелә.

«Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Пежо» автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына "очып" чыга, «Форд Фокус» һәм «Лада Приора» машиналары белән бәрелешә. Әлеге хезмәт ачыклык керткәнчә, «Форд Фокус» машинасының пассажиры - 5 айлык кыз бала, «Лада Приора»ның йөртүчесе белән 20 яшьлек пассажир кыз, «Пежо» машинасы йөртүчесе белән пассажиры вафат булган.

Моннан тыш 5 кеше, шул исәптән 2 бала хастаханәгә озатылган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: