Яшел Үзән

Юл-транспорт һәлакәте

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 5 кеше хастаханәгә озатылган, бер бала үлгән. Әлеге хәл Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасының азагында - салют аттырган вакытта булган. - Һәлакәт төнге сәгать 11ләр тирәсенә таба, Киров районының Яр буе урамында булды, - дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. -...

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 5 кеше хастаханәгә озатылган, бер бала үлгән. Әлеге хәл Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасының азагында - салют аттырган вакытта булган.

- Һәлакәт төнге сәгать 11ләр тирәсенә таба, Киров районының Яр буе урамында булды, - дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. - Һәлакәтнең ничек булуын ачыклау эшләре бара.

Беренчел фаразлар буенча, 1981 елгы йөртүче идарәсендәге такси машинасы юл читеннән уңай якка баручы бер төркем җәяүлеләрне бәрдергән. Хастаханәгә озатылучылар арасында 3 хатын-кыз (икесе - 1982, берсе - 1980 елгы) һәм 2 кыз (2002, 2008 елгылар). 7 яшьлек кыз бала урында ук вафат булган.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: