Яшел Үзән

Юл чишелеше бөкеләрдән коткара

Узган атнада Йошкар-Ола - Яшел Үзән автомобиль юлының 115нче чакрымында юл чишелеше ачылды. Яңа юлны ачу тантанасында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» идарәсе башлыгы Илдар Минһаҗев һәм башкалар катнашты.

- Юл төзүчеләр өчен зур бәйрәм. Бу объект республиканың подрядчы оешмасы ярдәмендә төзелде. Әлеге юл чишелеше федераль юл өчен бик тә кирәк, чөнки бу боҗра юл машинада йөрүчеләр өчен куркыныч һәм җайсыз иде, - ди Роман Старовойт бәйрәм сәламләвендә.
Илдар Халиков исә Федераль юл агентлыгы җитәкчесенә Татарстанда республикага гына түгел, ә илебез өчен дә кирәкле булган юл объектлары төзергә мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтен җиткерде.
- Бу шәһәр янындагы бик тә проб­лемалы юл иде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен әлеге юл чишелеше бик тә кирәк. Татарстан юлчылары һәрвакыт эшен җиренә җиткереп башкарды һәм без яңа биеклекләр яуларга әзер. Мин эш барышының һәр этабын күзәтеп тордым. Юлчылар яңгырлы, карлы көннәрдә дә бертуктамый эшләде, афәрин, - диде ул.
Федераль бюджеттан 679 млн сумга төшкән әлеге юл Европа стандартларына туры килә һәм ике ел эчендә төзелә. Аның озынлыгы ике чакрымга якын тәшкил итә. Шунысы сөендерә: хәзер биредә бөкеләр юк. «120 эшче өч сменада эшләде, 80 берәмлек техника тавышы тынып тормады. Барлык таләпләрне дә җиренә җиткердек, эшчеләрнең барысы да чын профессионал, коллектив белән горурланабыз, ышанычны аклый алганбыз икән, без моңа бик шат», - ди «ПСО-Казан» подряд төзелеш оешмасы генераль директор урынбасары Әсхәт Нигъмәтуллин.
Премьер-министр сүзләренә караганда, соңгы елларда Казан һәм шәһәр яны зоналары үсә, матурлана һәм шуңа да бу юл хәрәкәтендә кыенлыклар еш була. Россиянең Транспорт министрлыгына һәм Росавтодорга чыгымнарны каплаганнары һәм әлеге проектны кыска вакыт эчендә тормышка ашырганнары өчен рәхмәт. Республикага ярдәм моның белән генә бетми. 2017 елга кадәр Казан - Яр Чаллы трасса төзелешен тәмамларга кирәк. Киләсе елга да, бюджетны кыс­рыклауга карамастан, алда торган юл объектлары эшләнәчәк. Татарстандагы федераль юлларны төзекләндерү 6 млрд сумга төшәчәк. Төп юнәлеш - «Волга» М7 трассасы, аңа реконструкция ясалачак.
Ирешкән уңышлары, юл төзелешенә керткән өлешләре, тырыш хезмәтләре өчен иң яхшы төзүчеләргә ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә юл төзүчеләр мондый бүләккә лаек.
Шөкер, юлларыбыз тигез, көзге кебек ялтырап тора, замана таләп­ләренә туры килә. Аварияләрдән, хәвеф-хәтәрдән генә саклана күрик.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: