Яшел Үзән

Юл бирегез – ашыгыч ярдәм килә

Беребезгә дә җитди авыру-сырхау­лар язмасын, анысы. Тик бу очракта бер теләк кенә аз шул, дөньяда бездән тормаган бик күп нәрсәләр бар... Кайчакта күңелгә шом салучы әче сиреналы әлеге машина тавышы яшәүгә өмет уятучы бердәнбер аваз булырга мөмкин.

Шуңадыр, Зур Ключи авылындагы ашыгыч ярдәм бүлекчәсенең ябылуы җирлек халкын хафага салган. Моңа кадәр ярдәм биш минутлык ераклык­та гына торуына күнгән авыл халкы, әлбәттә, куркып калган. Бу җәһәттән редакциябезгә шалтыратучылардан бер сорау:
- Хәзер кайчан килеп җитә инде ул ашыгыч ярдәм шәһәрдән хәтле? Ярый соң булмаса...
Укучыларыбызны борчыган бу мәсьәләгә җавап табу ниятеннән без ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү үзәгенең Яшел Үзән филиалы мөдире Андрей Моисеевка мөрәҗәгать иттек.
- Андрей Валерьевич, Зур Ключи һәм якын-тирә авылларга ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең ни сәбәпле ябылуына ачыклык кертмәссезме икән?
- Ябылды, дип әйтү бик үк дөрес­леккә туры килми. Әлеге хезмәт яңача оештырылды (реорганизацияләнде), дисәк, хакыйкатькә якынрак булыр. Норматив буенча бер ашыгыч ярдәм бүлекчәсе 13 мең кешегә хезмәт күрсәтерлек булырга тиеш, ә Зур Ключидагы пункт нибары 5 мең тирәсе халыкка ярдәм итте. Яңача эшли башлаганчы без, әлбәттә, күзәттек. Тәүлегенә нибары 5-6 чакыру алучы бригаданы тоту максатка туры килмәвен һәрберебез аңлый торгандыр. Авыл саен ашыгыч ярдәм постлары булдырырлык мөмкинчелек беркайда да юк. Тик кайгырырга кирәк түгел, чөнки әлеге җирлекләргә Васильево район дәваханәсе янында оешкан 4 машиналы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бердәм филиалы хезмәт итәчәк.
- Бу яктан Осиново бистәсендә хәлләр ничек тора?
- Күргәнегезчә, Осиново бистәсе бик тиз темпларда үсә, анда яшәүче халык саны көннән-көн арта бара. Бу фактка күз йомып булмый, шуңа андагы ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы калдырылды. Шунысын да дөрес аңларга кирәк, сез ярдәм сорап шалтыраткан моментта Васильевода яки Осиноводагы машиналар инде чакыруда икән, бу әле сез аларның бушаганнарын көтеп утырачаксыз, дигән сүз түгел - сезнең янга шундук Яшел Үзәндәге бүлектән ашыгыч ярдәм юлга чыгачак. Чөнки шалтыратуларны барлык филиаллардагы диспетчерлар да ишетә. Ә безнең номерлар шул ук: 03 һәм кәрәзле телефон өчен - 103, 112 саннарын җыярга кирәк.
- Тулы һәм аңлаешлы җавапларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Аңлавыгызча, зур ключилыларга ашыгыч медицина ярдәменнән коры калдык, дип куркырлык сәбәп юк. Шөкер, хәзер юллар әйбәт, ара ерак түгел - ярдәмгә ашыгучы 03 бригадасы яныгызга вакытында килеп җитәчәк, дип ышанырга барлык мөмкинлекләр дә бар. Сәламәт булыгыз! Әлеге хезмәткә мөрәҗәгать итәрлек җитди сәбәпләрегез булмасын!
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: