Яшел Үзән

Юкә себеркесе йокысызлыктан коткара

Мондый себеркене елның салкын вакытында, кешенең организмы кояш һәм витамин юклыктан стресс кичергәндә куллану файдалырак.

Аның белән чабынып салкын тию авыруларын кисәтергә, иммунитетны ныгытырга, баш авыртуыннан һәм йокысызлыктан котылырга мөмкин. Дәвалау эффектын арттыру өчен, мунча чыккач юкә чәе эчәргә кирәк. Юкә себеркесе – бит тиресе өчен дә менә дигән чара. Ул аны агарта, яраларны төзәтә, бетчәләрдән, пигмент тапларыннан, сипкелдән коткара.  
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: