Яшел Үзән

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне штрафлар түләгәндә экономияләргә өйрәтә

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, гыйнвар аенда машина йөртүчеләрнең чиреге үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасының яртысын гына түләгән. Болай экономия ясау мөмкинлеге быелгы ел башыннан бирелгән иде.

Әмма бу турыда әле барлык автомобиль хуҗалары да белеп бетерми. Шуңа күрә юл хезмәте посты инспекторлары әлеге яңалык турында мәгълүмат язылган листовкалар тарату белән дә мәшгуль. Әлеге белешмәлектә 1 гыйнвардан башлап дәүләтебез ничек итеп намуслы машина йөртүчеләрнең күңелен күтәреп кызыксындыруы турында язылган: әгәр дә кагыйдәне бозып алган штрафыңны тиз арада (20 көн эчендә) түлисең икән, 50% ташлама - синеке!
Ел башыннан илебез буенча инспекторлар 3 миллионнан артык карар язган һәм һәр дүртенче кагыйдә бозучы - 700 меңнән артык кеше - 50 процентлы ташламаны кулланган. Тик әлеге яңарыш барлык төр юл йөрү кагыйдәләренә дә кагылмый. Монда - эчкән килеш руль артына утыру һәм медицина шаһитлыгыннан баш тарту; кемнең дә булса сәламәтлегенә җиңел һәм уртача авырлыкта зыян салган юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булу; кабат каршы юл полосасына чыгып яки светофорның тыючы сигналында хәрәкәтләнү һ.б. шундый дорфа юл йөрү кагыйдәләрен бозу керә.
Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре смартфоннарга мобиль кушымта урнаштырырга яки яңа штрафларыгыз турында СМС - белдерү алу өчен башкаланың дәүләт хезмәте (госуслуга) сайтында теркәлергә киңәш итә, ә «Транспорт» бүлегендә аерым өстәмә бит барлыкка килгән. Үзегезнең тәртип бозулар тарихын шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында да тикшереп белергә була. Сайтның онлайн-сервис бүлегенә кереп, штрафларыгызны карыйсыз, шунда ук әлеге административ штрафыгызның ярты бәясен генә түләргә мөмкинлегегез бар, дигән баннер пәйда була. Ачылган кушымтадагы махсус графага машинагызның һәм теркәү таныклыгының номерын язганнан соң барлык штрафларыгызның тулы исемлеге күрсәтелә. Әгәр дә банк карточкагызда акча булса, аларны шунда ук онлайн түләргә дә мөмкин.
Бу яңарыш нигә кирәк соң? Бездә статистика буенча кагыйдә бозучыларның 67-68 проценты гына штрафларын түләп бара, ә калган 30-ы - юк. Алар юньсез булулары яки усаллыклары аркасында түләмичә качып йөрүчеләр түгел (гәрчә андыйлар да бар), алар, күпчелек, штрафка тартылуларын белмәүчеләр. Чөнки ул бер җирдә теркәлгән, икенче җирдә яши, ә машинасы, бөтенләй өченче адрес буенча учетта.
ЮХИДИда шуны да ассызыклыйлар: штраф турындагы карарда һәрвакытта да тулы сумма язылачак. Әгәр машина йөртүчеләр банк­та, түләү турындагы квитанциягә карар номеры белән бергә 20 билгеле уникаль идентификацион номерын да язса, штраф квитанциясендә күрсәтелгән сумманың яртысын гына түләргә мөмкин.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: