Яшел Үзән

«Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре...» (ФОТО)

26 февраль көнне Мулла Иле мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре..." дигән кичә уздырылды.

Бу кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. " Эш беткәч уйнарга ярый"шигыре сәхнәләштерелде. "Бала белән күбәләк"шигыренә күбәләкләр, Казый белән шәкертләр" шигыренә шәкертләр биюе биелде. Татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры яңгыраганда залда утырган тамашачылар басып бергә кушылып җырладылар.Бу кичә тамашачыларда җылы тәэсир калдырды. Идел Аръягы узәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Наил Фәрит улы Харунов узешчән артистларга һәм аны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Рәзина Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: