Яшел Үзән

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлындагы һәлакәттә өч хатын-кыз һәм бер бала һәлак булган

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының 40нчы чакрымы безнең район территориясенә кермәсә дә, яшел үзәнлеләр өчен гыйбрәтле булырлык юл фаҗигасе чыга. Әлеге юл һәлакәтенә очраган җиңел автомобиль эчендәгеләрнең барысы да алган җәрәхәтләреннән шул урында ук һәлак була.

Бу изелгән машинада исән калырлык җай да булмый. Шимбә көнне «Hunday» автомобилен йөртүче автоледи кышкы юл үзенчәлекләрен исәпкә-санга алмыйча юл йөрү кагыйдәсен тупас рәвештә боза - тыелган билге торган җирдә алдыннан барган зур йөк машинасын обгонга чыга һәм каршыдан килә торган йөк автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешә. Монда да күз алдына китерә алмаслык кызганыч күренеш килеп чыга. Өч хатын-кызның һәм 10-11 яшьләр тирәсендәге баланың гомере шул урында ук өзелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: