Яшел Үзән

«Йолдызлык» талантларын барлады

Бу көннәрдә сәнгать дөньясында кайнаучылар ашау-йокыны онытып, республиканың иң дәрәҗәле бәйгесендә көч сынашты. ТР Президенты карамагында узучы, XVI «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең зона туры Яшел Үзәндә зур масштаб белән узды.

Инде уналтынчы ел үткәрелүче фестиваль елдан-ел колач җәя. Быел ике көн дәвамында меңнән артык бала сайлап алу турында сынау үтте. Яхшыдан яхшыларына гала-концертта катнашу бәхете тәтеде. Гала-концертны карарга зал тутырып килгән тамашачы бу көнне үзенә күпме уңай энергия, позитив хис-кичерешләр алганны әйтеп бетереп булмый. Җитез, дәртле, иң мөһиме сәләтле - чын йолдызчыклар. Нәкъ менә «Йолдызлык» телевизион фестивале балалары турында шулай дип әйтергә була. Бу уникаль проект һәм андый бәйге илебезнең бер генә төбәгендә дә юк. Ул РФ комиссиясенең ЮНЕСКО канаты астында уза.
- 16 ел эшләү дәверендә фестиваль үз җимешләрен күрсәтә. 8 катнашучы инде консерваторияне, 10нан артыгы
ГИТИС тәмамлады. Күпләр Татарстан, Россия һәм чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясый. Яшел Үзәнгә һәрчак сөенеп киләбез, - дип сәламләде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Әйе, яшел үзәнлеләр һәрчакта да бер башка өстен торды. Динә Гарипова, Владимир Шнитко, Данил Буранов фамилияләрен атау да җитә торгандыр, мөгаен. Алар нәкъ шушы бәйгенең җиңүчеләре. Телевидение белгечләре, музыкантлар, халык артистларыннан торган жюри каршына, алар барлыгы - 19 иде, сәхнәгә менү үзе бер җиңү дип саныйм. Юк, алар һич кенә дә югалып калмады, чөнки бу балалар көчле җитәкчеләр кулы астында көн-төн шөгыльләнгән бит. Район башлыгы Александр Тыгин фестивальгә әзерләгән җитәкчеләрне сәхнәгә чакырып, рәхмәт сүзләрен ирештереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
Бәйгедә шәһәр коллективлары гына түгел, районнан да күп катнаштылар. Аеруча Осиново бистәсе талантлары белән сөендерде. Тәүге тапкыр Норлаттан катнашкан бию төркеме дә, Мулла Иленнән нәфис сүз осталары да, алар махсус бүләккә дә лаек булды, сынатмады.
«Йолдызлык» фестиваленең супер финалы Казанда
11-15 апрельдә узачак. Супер финалда безнең шәһәр һәм районнан 49 номер катнашачак, бу 303 яшел үзәнле дигән сүз. 85 бала махсус бүләккә лаек булса, III урында - 36 катнашучы, II - 111, I - 71 бала. Безнекеләр Казанда да сынатмас дип ышанып калабыз.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: