Яшел Үзән

“Йолдызлык-Созвездие-2014” фестиваленең зональ турлары тәмамланды (фотолар)

Һәрвакыттагыча Яшел Үзәннең кечкенә артистлары үзләренең таланты белән барлык тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдыра. Фестивальнең жюри комиссиясе рәисе Зилә Сөнгатуллина һәр төбәкнең үзенең талантлары була, Яшел Үзән ел саен балаларның җыр сәнгатендәге уңышлары белән шаккатыруы турында билгеләп үтте. Быел ике көн барган фестивальдә Яшел Үзән шәһәре һәм...

Һәрвакыттагыча Яшел Үзәннең кечкенә артистлары үзләренең таланты белән барлык тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдыра. Фестивальнең жюри комиссиясе рәисе Зилә Сөнгатуллина һәр төбәкнең үзенең талантлары була, Яшел Үзән ел саен балаларның җыр сәнгатендәге уңышлары белән шаккатыруы турында билгеләп үтте.

Быел ике көн барган фестивальдә Яшел Үзән шәһәре һәм районыннан 1200 бала үзенең талантын күрсәтте. Концертны "Импульс" бию коллективы башлап җибәрде. Жюри әгъзаларына ике көн эчендә 200 номер карарга туры килде.

Быел фестивальдә катнашучы балаларга "Йолдызлык" фестивалендә җиңүчеләр сюрприз күрсәтте - Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов, Илгиз Зәкиев данлыклы опера әсәрләреннән попури башкардылар һәм тамашачыларны таң калдырдылар. Бу үз чиратында балаларга менә дигән мастер-класс та булды. "Йолдызлык-Созвездие-2014" фестиваленең зональ турлары тәмамланды

Һәрвакыттагыча Яшел Үзәннең кечкенә артистлары үзләренең таланты белән барлык тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдыра. Фестивальнең жюри комиссиясе рәисе Зилә Сөнгатуллина һәр төбәкнең үзенең талантлары була, Яшел Үзән ел саен балаларның җыр сәнгатендәге уңышлары белән шаккатыруы турында билгеләп үтте.

Быел ике көн барган фестивальдә Яшел Үзән шәһәре һәм районыннан 1200 бала үзенең талантын күрсәтте. Концертны "Импульс" бию коллективы башлап җибәрде. Жюри әгъзаларына ике көн эчендә 200 номер карарга туры килде.

Быел фестивальдә катнашучы балаларга "Йолдызлык" фестивалендә җиңүчеләр сюрприз күрсәтте - Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов, Илгиз Зәкиев данлыклы опера әсәрләреннән попури башкардылар һәм тамашачыларны таң калдырдылар. Бу үз чиратында балаларга менә дигән мастер-класс та булды.

Марат Хәялетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: