Яшел Үзән

Йогышлы авыруга каршы корал бар

Элек совет илендә сабыйга, дөньяга аваз салуга дәваханәдә үк прививка ясый башлап, аны үсеп җиткәнче этаплап, табиблар күзәтүе астында үткәреп торалар иде. Шуның нәтиҗәсендә куркыныч йогышлы авыруларны күбесе онытылу чигенә килеп җитте. Әмма дөньялар үзгәреп киткәч, Интернет киң кулланылышка кергәч, яшь ата-аналар сәбәп табып, балаларын иммунизациядән читләштерә һәм шуңа ярашлы...

Элек совет илендә сабыйга, дөньяга аваз салуга дәваханәдә үк прививка ясый башлап, аны үсеп җиткәнче этаплап, табиблар күзәтүе астында үткәреп торалар иде. Шуның нәтиҗәсендә куркыныч йогышлы авыруларны күбесе онытылу чигенә килеп җитте.

Әмма дөньялар үзгәреп киткәч, Интернет киң кулланылышка кергәч, яшь ата-аналар сәбәп табып, балаларын иммунизациядән читләштерә һәм шуңа ярашлы онытылган чирләр дә әледән-әле баш калкыта башлады. Бу проблеманы хәл итү максатыннан чыгып, Яшел Үзән шәһәренең балалар дәваханәсендә табиблар «Түгәрәк өстәл»гә җыелды.
Балалар дәваханәсенең баш табибы Елена Тверскова билгеләвенчә, бүгенге көндә прививкалардан баш тарту очракларының артуы йогышлы авыруларны йокыдан уята һәм шуңа бәйле эпидемиологик хәл катлаулана.
Яшел Үзәндәге «Роспотребнадзор» хезмәтенең баш эксперты И.Фадеева искәртүенчә, 2011 елда йогышлы авыруларның берсе - кызамык (корь) буенча хәл кискенләшә. Россия Федерациясенең 30 субъектында 631 очрак теркәлгән. Бу елның гыйнварында - 439, февральнең ике атнасында 900 очрак. Шулардан балаларның - 84, олыларның 73 процентының кызамыкка каршы прививкасы ясатылмаган булган. Бу елның февраль һәм мартында Казанда 7 очрак теркәлгән. Ни кызганыч, кызамык Европа илләрендә дә күтәрелеш ала. Полиеомиелит буенча да хәлләр әйбәт түгел. Ул бигрәк тә Таҗикстан илендә күп. Ә бу илдән эмигрантларның бездә күплеген исәпкә алганда, Россиядә дә хәлнең яхшырачагына өмет аз. Белгечләр билгеләвенчә, кызамык авыруы бик куркыныч авырулар исәбендә. Авырудан битәр аның өзлегүләре куркыныч. Мәсәлән, үпкә җилкенсенергә, нерв системасы авырулары килеп чыгарга, нәтиҗәдә авыручының гомерлек инвалид булып калуы бар. Нигездә бу авыру белән, төп саклану чарасы - прививка ясатмаганнар авырый. Шуңа күрә моңа кешеләр бик игътибарлы булсыннар иде. Табиблар аңлатуынча, Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең күбесе балаларына прививка ясатудан баш тартмый, әмма андыйлар да очрый.
Туберкулез кебек куркыныч авыруга каршы ясатылучы вакциналар белән хәлне тотрыклы дип әйтеп булмый. Соңгы 2-3 елда баш тартучылар күзгә күренеп арткан. Ә бит һәр елны 5-6 балада туберкулез авыруы ачыкланып тора. Бәхеткә, алар иртә срокта беленә. Әмма 1-2 елга сузылган дәвалану, прививка ясатуга караганда, организмга зыянны күбрәк сала. Шуңа күрә табиблар кисәтүнең, кыйммәтле дарулар белән дәвалануга караганда, арзанга төшүен билгеләмичә кала алмый. Бөтен илләрдә дә туберкулезга каршы БЦЖ вакцинасы кулланыла (кайбер ата-аналар чит илнекен әйбәтрәк дип исәпләп, шуны сорый). Әмма чит ил вакциналары таможняда тоткарланып, тиешле шартларда сакланмаска мөмкин. Ә вакцина тере булганга, аны саклау шартлары бик катгый үтәлергә тиеш. Соңгы елларда БЦЖ-М вакцинасы кулланыла һәм ул җитлегеп тумаган яшь балаларга да ясарга мөмкинлек бирә. БЦЖ вакцинациясе туберкулездан 100 процентка сакламаса да, авыру йоктыруны күп тапкыр киметә. Яшел Үзән районында прививка ясатучылар арасында өзлегүләр соңгы елларда бөтенләй күзәтелмәгән.
Тагын бер мәкерле чир - коклюш турында да онытырга ярамый. Бу чир балаларга гына түгел, олы кешеләр өчен дә бик куркыныч. Нигездә ул прививка ясатмаганнарны ярата. Теләсә-кайсы вакцинаны ясар алдыннан табиблар башта баланы тикшерә.
Балаларын вакцинация кебек мөһим процедурадан мәхрүм иткән ата-аналар үзләре өстенә бик зур җаваплылык ала, йогышлы авыруларга прививка ясатып кына каршы торып була.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: