Яшел Үзән

Йод һәм зеленка уңышны да арттыра, авырулардан да саклый

Барлык бакчачыларның да чиста яшелчә үстерәсе килә. Шуңа күрә үз бакчаларында химикатларны азрак кулланып, халыктан ишеткән чараларны куллана.

Күбесе бик нәтиҗәле бит. Арагызда гадәти йод белән зеленканың файдасын белми торганнарыгыз да бардыр әле.
Кайвакыт кыярның тамыры чери башлый. Шундый бәла чыкса, кыярның уңышын җыеп алгач, зеленка сыекчасы сибәргә кирәк - бер чиләк суга - 1 тамчы. Профилактика да артык булмый. Шулай ук үсемлеккә йод бөркергә була (10 литр суга 10 мл).
Авырудан саклану өчен тагын бер чара. Кыярның сабын җирдән 10 см зеленка яки йод сыекчасы белән сөртергә кирәк (1:2 исәбеннән, ягъни 1 өлеш йодка - 2 өлеш су). Вертикаль үскән кыярларга аеруча килешә. Авыру китереп чыгара торган гөмбәчекләр ике тапкыр сөрткәч үк үлә.
Ончыл чык төшкәндә үсемлек саргая, шиңә башлый. Бу очракта күгәргән печәннән ясалган сыеклык ярдәмгә килер. Зур булмаган бочканың яртысына бурсыган печән салабыз да өстенә су тутырабыз һәм 2-3 тәүлек тотабыз. Килеп чыккан сыеклыкны атна сикертеп 3 тапкыр сибәбез.
Ончыл чыкка каршы тагын бер чара. 10 литр суга 10 мл зеленка, 2 литр сөт һәм 5 г мочевина салып, килеп чыккан сыеклыкны үсемлеккә бөркибез. Сезон эчендә өч тапкыр кабатларга була: үсемлек чәчәк атканда, икенчесен һәм өченчесен атна сикертеп.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: