Яшел Үзән

«Әйлән-бәйлән», «Спутник» һәм башкалар

Бу дөнья йөреп таныла диләр. Шәһәр яны электр поездларында йөргән чактагы танышып аралашуларны алыйк. Кемнәрне генә очратмыйсың да, нинди генә кызыклы вакыйгалар ишетергә туры килми анда! Гәпләшеп бара-бара юл озынлыгы да сизелми калына. Юлдашлар утырышкач, берәрсе сүзгә керешә һәм... Берсендә, безнең тирәдәгеләрнең сүзе кешегә кушамат бирү турында кузгалды. Кайда ничек...

Бу дөнья йөреп таныла диләр. Шәһәр яны электр поездларында йөргән чактагы танышып аралашуларны алыйк. Кемнәрне генә очратмыйсың да, нинди генә кызыклы вакыйгалар ишетергә туры килми анда! Гәпләшеп бара-бара юл озынлыгы да сизелми калына. Юлдашлар утырышкач, берәрсе сүзгә керешә һәм...
Берсендә, безнең тирәдәгеләрнең сүзе кешегә кушамат бирү турында кузгалды. Кайда ничек бирәләр соң ул ябышкак атаманы? Әнә, Дамир абый авылында кешене гел кушаматы белән генә йөртәләр икән, хәтта исемен дә оныталар, ди. Ул авылдан калага эшкә йөри, көн дә иртән шушы поезд вагонында очрашабыз без. Хикәяләүне Дамир абый башлады.
- Сабантуйда булды бу хәл. Безнең күршебез Мотыйгуллага «Әйлән-бәйлән» дигән кушамат тагылды ул көнне. Гаҗәп исем. Югыйсә, минемчә, тәбәнәк пәһлеван, дисәләр дә бик килешер иде аңа. Кыскарак буйлы булса да, гайрәтле егет ич ул. Ярар, иртән елга буена төшеп, мәйдан тирәли утырыша башлаган идек инде. Җыен ачылып күп тә үтмәгәндер, кемнеңдер кычкыра-кычкыра йөгерүе күренде. Күренде дигәч тә, без аны, үзен күргәнче, тавышыннан танып алдык: Зөһрә апа бу! Мәктәптә завуч булып эшли. Минем хатын да укытучы, шуңа күрә ул беренче таныды. Мәктәптә икенче кеше булгач, Зөһрә апа бар җирдә дә - тәнәфестә дә, педсоветта да, башкасында да - кычкырып сөйли, беркемне дә үзеннән уздырмый, бастыра, ди. Ә инде ире күрше колхозга рәис итеп билгеләнгәч, авыл урамнарында да Зөһрә апа тавышы яңгырый башлады. Шаккатырлык. Кем дип тормый, боерып җибәрергә дә кыстатмый әле. Булса да булыр икән шундый гайрәтле хатын! Менә җыенда да үзе күренгәнче тавышы ишетелде. Мәйдан тирәли тезелешеп утырган халык артыннан килә, атлап түгел, чаба-чаба килә бу. Һәм:
- Тотыгыз, тот Мотыйгулланы! Үтерә-бетерә бит мине! - дип кычкыра да әле үзе.
Бәтәч, ни хикмәт бу? Барыбыз да шул якка карыйбыз. Мотыйгулла да йөгерә ич анда, кечкенә буйлы булгач, анысын күрми торабыз икән. Кияве каенанасын куа түгелме соң?! Без аны-моны төшенгәнче, җыенны алып баручы:
- Җәмәгать, җырлап-биергә теләгән кеше сәхнәгә рәхим итегез! Бәйрәм бүген! Әнә, Зөһрә апа кияве белән әйлән-бәйлән уйный да инде! - дип, аңлапмы-аңламыйчамы, бөтен мәйданга игълан итте.
Мин шулчак көлеп җибәрдем. Әмма янымдагы хатыным, терсәге белән төртеп, тыйды. Ниш­ләргә дә белгән юк. Шундый дәрәҗәле ханымның чырылдап йөгерүе күнеккән хәлмени!
Мотыйгулла - аның кияве, олы кызларының ире ул. Ниш­ләп йөгерә соң әле ул аның артыннан? Гаҗәп. Зөһрә апа куркынып аваз салса да, кияве явыз-фәлән түгел аның. Беләбез бит инде Мотыйгулланы. Кулыннан эш төшми торган бик тыйнак кеше ул. Һәм бик ярдәмчел. Утын алып кайтыргамы, печәнме - чакырсаң, бервакытта да ялындырмый, үзенекен куеп булыша. Буйга калку булмаса да, киң җилкәле таза да әле үзе. Сабантуйда көрәшергә ярата. Махсус алымнарын өйрәнмәгәч, тәкә алганы юк-югын, әмма дәрманлы егетләр белән тартышып-сынашып ала ул. Инде сабантуйның икенче көнендә очрашкач, күршем, соравымны да көтмичә, ашыга-ашыга сөйләде:
- Миңа Сабантуйда көрәшмәскә кушты. Керде дә безгә, Мотыйгулла, быел көрәшмисең, ди, гел менә әмер биреп маташа, малай. Мин аптырап телсез калдым: ничек миңа боера ул?! Елга бер җыела торган мәйданда бил алышмаскамы?! Хатын-кыз белән сүз көрәштереп кара син, үзең дә беләсең. Ул тыңламады да мине: ишек кашагасына эленгән йозакны алып, өй ишеген бикләде дә чыгып китте бездән. Мин ишегалды уртасында абзар чистарткан киемдә басып калдым. Болай мәйданга төшеп булмый ич, калдыр ачкычны, дигән идем дә, гел алдын-артын карамый чаба башлады бу... Ачкычны бир дип, мин дә куалый киттем. Җитеп булмады, әйбәт җилдерә каһәр...
...Ирек бирмәделәр аңа: куышкан пар сәхнә янына җиткәндә кемдер Мотыйгулланы чалып екты. Зөһрә апа каравыл салып тамак ерта бит, түзәрлек түгел. Милициясе дә килеп җитеп, сөлге белән бәйләп алдылар егетне. Авыл советы бинасында тотканнар кичкә кадәр. Аннан ул икенче исем алып чыкты инде: «Әйлән-бәйлән»... Авылда шуннан Мотыйгулла исеме онытылды. Әйлән-бәйлән, дигәч, кеше башта җыендагы хәлне исенә төшереп, көлеп ала әле. Үзе үпкәләми тагын, гадәтенчә, елмаеп, кул гына селти...
Шунда, хикәятче сүзенә ияреп, без дә рәхәтләнеп көлеп җибәрдек. Көлешеп тын алырга тукталгач, Дамир абый янында утырган Рәшит исемле егет:
- Минем яшьтигә дә кушамат Сабантуйдан соң эләкте бит, - дип сүзгә кереште. - Бездә җыен авыл читендәге болында үткәрелә. Анда күл дә бар. Халык җыеннан тарала башлагач, без шул күл буенда, яшьтәшләр белән җыелып, үзебезчә бәйрәм ясадык. Очрашу хөрмәтенә стакан белән чәкешә-чәкешә шактый гына «җибәрдек», билгеле. Гаиләләре белән төшкәннәр әкренләп таралып бетте, мине дә хатын җилтерәтеп алып кайтып китте. Калган егетләрне кичен яуган көчле яңгыр тараткан бугай. Икенче көнне, күл буенда бергә утырган бер иптәшебез, кушаматлы булды да куйды, малай. Ул, кешегә күренмим, дип, туры кайтмыйча, авыл башындагы тыкрыкка киткән. Исерек булса да, башы эшләгән үзенең. Кеше күрсә ояты ни тора! Тыкрыкның икенче ягында колхозның машина паркы урнашкан, анысы тоташ койма белән әйләндереп алынган. Менә безнең егет, пычрак җиргә аумас өчен, шул коймага тотына -тотына, кайтмакчы икән. Төне буе кайткан бу - койма тоташ түгәрәк бит!.. Капкасы да шул ук биеклектә тактадан ясалган - төнгә шыплап бикләнгән булган, әлбәттә. Иртән малларын көтүгә төшерүче бер агай аны коймага ябышкан хәлендә күреп алган да инде. Болынлыктан кире кайтканда да аның коймага тотына-тотына атлавын күргәч, аптырап сораган: «Син нишләп һаман парк тирәли спутник кебек әйләнәсең соң?»
Мондый гадәттән тыш хәл авылда таралмыймы инде?! Шундук элеп алдылар бу сүзне. Менә шулай минем яшьти «Спутник» атлы булып китте.
Без тагын рәхәтләнеп көлеп җибәрдек. Инде мин дә үзем белгәнне сөйләрмен дигән идем дә, поезд тукталып, халык кузгалды. Килеп җитүебезне сизми дә калганбыз икән. Ярар, бигайбә, икенче очрашкач бәян итәрмен күргән-ишеткән берәр хәлне.
Юлдашлар хикәяләвен
язып алучы -
Ильяс САЛИХҖАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: