Яшел Үзән

Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә

2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясендә VII чакырылыш Дәүләт Думасына сәяси партияләр исемлеге һәм бер мандатлы округлар буенча депутатлар сайлаулар була.

Киләчәгебезне кайгырткан, сәяси яктан грамоталы һәр гражданның бурычы - сайлауларга кадәр халык ышанычлылары турында тулы мәгълүмат алу, аның халык өчен никадәр файда китерә алуын ачыклап, сайлау көнне гражданлык бурычын үтәү. Ә моның өчен депутатлыкка кандидатлар белән очрашудан да уңайлысы юк.
Яшел Үзәндә Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителергә мөмкин кандидатлар белән очрашуга халык зал тутырып килде. 22 май - Бердәм алдан тавыш бирү көне. Аның нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеге билгеләнә. Бу халыкның ышанычын яулаган һәм сайлаучылар мәнфәгатен якларга әзер булган иң яхшы кандидатларны ачыклау өчен эшләнә.
Бүгенге көнгә «Бердәм Россия» партиясеннән бару өчен алдан тавыш бирүгә кандидатлар сыйфатында 16 кеше теркәлде һәм шуларның 8е Яшел Үзән сайлаучылары белән очрашуга килгән иде.
Марат Барыев халыкка ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры булып эшләгән елларыннан ук таныш. 2011 елдан Дәүләт Думасы депутаты. «Яшьләр сәясәте турында» федераль закон кабул итү - хезмәтенең өстенлекле юнәлеше.
-Норматив базасы булмагач, нинди сәясәт булсын инде, аны ничек камилләштермәк кирәк?! Булган норматив-хокукый база да искергән! - ди Марат Мансур улы.
Ирек Зиннуров исә су спорты буенча танылган спортчы, Татарстанда хәйриячелек эше белән шөгыльләнә. Сәламәт яшәү образын актив пропагандалый, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, спорт клубларында түгәрәк өстәлләр оештыра.
Илдар Гыйльметдинов - Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитет әгъзасы. Ул «Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелеше» партия проекты җитәкчесе, спорт комплекслары, балалар бакчалары, авылларда юллар төзелеше буенча прог­раммаларны тормышка ашыруда катнаша. Безнең төбәктә бик еш була. Яшел Үзәндә мәгариф учреждениеләре арасында булган «Радуга талантов» фестивалендә дә катнашырга вакыт тапты һәм иң яхшы 10 укытучыны Санкт-Петербургка юллама белән бүләкләде.
Гүзәл Минһаҗева
Тулырак - газетаның 31нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: