Яшел Үзән

«Әйбәт сыерны авылдан чыгармыйлар аны»

Хәзер ата-аналар бер баласының да авылда калып, баш түбәсеннән хезмәткә чумып яшәвен теләмәгән заманда, Нурания апа белән Фәрит абый Насретдиновларның нәсел дәвамчысы һәм нигез сакчысы – уллары Фәнил генә түгел, кызлары Гөлинә дә туып үскән Олы Якедә төпләнеп, үз ояларын булдырып яшиләр. Биредә мондый гаилә бер генә дә түгел.

Ул якларны барып күрүчеләр, андагы халыкның бик тырыш һәм җитеш-төзек тормышта гомер итүләрен, авылның елдан-ел үсүен, зур-зур яңа йортлар калкуын күреп шаккатадыр, мөгаен. Башка күп кенә җирлекләрдә хәл бит мондагының нәкъ киресе. Бүгенге көндә Олы Якенең шулай чәчәк атуында җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллинаның өлеше, әлбәттә бик зур. Ул биредә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, документлар белән йөрүме ул, көндәлек мәшәкатьләрме – һәрьяклап ярдәм итеп эшли, шуңа да алар беренчеләр рәтендә һәм халык та «безнең Фираябыз», дип кенә тора. Фирая ханым үзе дә якташларын мактый, уңган-булган кешеләр яши бездә, ди ул. Насретдиновлар турында да: «Алар бик тә тырыш, искиткеч гаилә», – диде.
Нурания апа сигезенче сыйныфны тәмамлагач ук фермада сыер савучы булып эшли башлый.
– Шәһәргә китәсем килмәде, – ди ул. – III класста укыганда ук әниемә сыерларын савышырга ярдәм итәргә фермага йөри идем, менә шул вакыттан ук терлекләрне яраттым. Кая да булса китү турында уйлап та карамадым. 1980 елдан башлап, 50 яшемдә лаек­лы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куйдым.
– Ә тормыш иптәшегез Фәрит абый белән ничек таныштыгыз?
– Анысы да кызык кына килеп чыкты безнең, – дип, яшьлек истәлекләрен яңартты Нурания апа елмаеп.

Язманы тулысы белән газетабыздан укырга мөмкин (№28)

Илсөя Завилейская фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: