Яшел Үзән

Язның сулышы саф. Чистарыныйк...

Карлар эреп бетте, тик аның йомшак аклыгы һәм сафлыгы астында качып яткан, инде язгы гүзәллекне күрү дулкынына көйләнгән күзләребез каршында, ачуны китереп, чүп-чарлы шәрә чынбарлык пәйда булды. Карыйбыз инде, нишлисең, үзебез булдырган чучкалык бит.

Хәлне яхшы якка үзгәртү ниятеннән, районда 30 марттан алып 31 майга кадәр, территорияләрне санитар чистарту ике айлыгы игълан ителгән иде. Әлеге чараның үтәлешен контрольдә тоту ТКХ Департаментына тапшырылып, аның тарафыннан һәр оешмага тәртиптә тоту өчен учас­токлар билгеләнде. Чәршәмбе көннәрендә хезмәт коллективлары бу йөкләмәләрен җиренә җиткереп башкарып торсалар да, шимбә көннәрендә үзләре яшәгән йорт ишегалларын һәм тирә-ягын җыештырырга тиеш булган яшәүчеләр бу эшкә бик салкын карый булып чыкты. Шуңа күрә, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне дә, шәхси хуҗалык ияләрен дә торган урыннарыбызны чистарту буенча әлеге күмәк эшкә җитдирәк карап, актив катнашырга чакырабыз.
Гөлнара Вәлиева
Тулырак - газетаның 29нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: