Яшел Үзән

«Язмышыбызга үпкә юк», – ди чернобыль ветераннары

Чернобыль... 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау масштабы һәм нәтиҗәсе буенча ХХ гасырның иң зур һәлакәте ул. Бу катастрофа йөзләгән мең кешенең язмышына кагылды, Россиянең генә дә 57 мең кв. чакрым мәйданы радиактив зарарланды, 2,3 миллион кеше зыян күрде.

Радиация тагын да күбрәк мәйданны һәм кешеләрне колачларга мөмкин иде. Аварияне юк итүчеләрнең батырлыгы, аяусызлыгы моңа киртә куйды.
Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә Яшел Үзән районыннан да 120 кеше катнашкан. Аларның һәммәсенең дә исеме, Мирный бистәсендә моннан 5 ел элек ачылган, монументка язылган. 26 апрель көнне биредә Чернобыль АЭСы катастрофасының 30 еллыгына багышланган митингта һәлакәт нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан ветераннар ул елларны тагын бер кат күңелендә яңартты, инде араларында булмаганнарны искә алды.
30 ел элек бу һәлакәтнең үзәгендә кайнаган 20 яшьлек егетләр бүген ни хәлдә яшәп, гомер кичереп ята икән соң? Бу сорау мине аларның үзләре белән очраштырды. Без нәкъ менә алар хөрмәтенә куелган монумент янында күрешеп, сөйләштек.
Яшел Үзән егете Роберт Гобәйдуллинны 1986 елда хәрби бурычын үтәп кайткач, ярты елдан соң командировкага җибәрәләр. Кая алып барулары хакында әйтмәсәләр дә, егет эшнең нидә икәнлеген чамалый. Самара шәһәрендә махсус саклагыч костюмнар алып, Киевка очалар.
- Безнең отрядны Ораны авылына урнаштырдылар. Күз алдында, җәй булуга карамастан, сары урман, күңелсез табигать, оча алмый торган йонсыз күгәрченнәр. Ул чакта үзебездә әлләни үзгәреш сизмәдек. Бары респираторның сулаган урыны йод төсендә була иде, - дип искә ала ул.
Роберт абый машина йөртүче була, алар үзләренә бирелгән 20 ноктага барып, радиацион торышны тикшереп, үлчәп йөри. Эш беткәч, юынганнан соң, яңа костюмнар кия торган булалар. Һәммәсенә дозиметр беркетелә, күпме нурланыш алганны көн саен язып баралар. Зарарланган җир казуны, өчәр кат итеп машиналарны тигезләп күмгәннәрен күрергә туры килә. Бер айдан соң туган якка кайту бәхете насыйп була. Горький заводында электромонтажник булып эшләгән егет хезмәт юлын шунда ук дәвам итә.
Олы Яке егете Илгиз Гыймадиев 1984 елда армиягә алына, Украинада хезмәт итә. Инде туган якка кайтам дип җыенып йөргән егетне 1986 елның көзендә, берүзен командировкага дип, Чернигов шәһәренә җибәрәләр, аңа да кая барасы турында - ләм-мим. Анда исә Киев төбәгеннән 20-30 солдатны туплап, машина белән алып китәләр. Илгиз абыйга җир, траншея казырга, вертолетларны дезинфекцияләп юарга туры килә. АЭСка якын урнашкан иң бай шәһәрләрнең берсе Припять бөтенләй кешесез калып, «өрәк шәһәр»гә әверелә. Якташларыбыз мондагы мәхшәрне дә күрә.
Алия ГАЯЗОВА
Тулырак - газетаның 30нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: