Яшел Үзән

«Язгы моңнар-2016»дан моңланып, дәртләнеп тә кайттык

Әйшә район мәдәният йорты Иделнең сул ярында урнашкан авылларда эшләп килүче мәдәният йортларын берләштерә һәм биредә халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә.

Күптән түгел генә «Язгы моңнар-2016» фестивалендә әлеге мәдәният йортларында шөгыльләнүчеләр үз чыгышларын халыкка тәкъдим итте. Горький исемендәге мәдәният йортының залы тамашачылар белән шыгрым тулуы да бу артистларның үз тамашачысы күп булуы турында сөйли.
Аерым-аерым чыгышларга тукталасым да килми, чөнки һәр иҗади кеше - бик нечкә күңелле шәхес һәм мин, музыка өлкәсендә махсус белемем булмаган килеш, аларга бәя дә бирә алмамдыр. Әмма мин гади бер тамашачы буларак, «Этюд» балалар театр студиясе (Васильево ш.т. б.), «Алтын» хореография студиясе (Осиново), «Карусель» студиясе (Әйшә) чыгыш­ларын, Илгиз Хәнәфиев (Раифа), Татьяна Ефремова (Оси­­ново), Елена Сабирҗанова (Васильево), Ольга Гребенкина (Әйшә) чыгышларын билгеләми булдыра алмадым.
Газетабыз, фестивальнең мәгълүмати спонсоры буларак, үзенең призын («Яшел Үзән»гә 2016 елның икенче яртысына подписка) Бишнә турында җыры өчен газетабызга язышып торган Фирдәвес Шиһаповага тапшырды.
Шушы искиткеч матур, яхшы уздырылган фестивальдә 2016 - Кино елына багышланган номерлар булса да, Габдулла Тукаебызның 130 еллык юбилее уңаеннан бер генә чыгыш та әзерләнмәгән иде. Менә шунысы мине гаҗәп­ләндерде. Утыз­дан артык чыгыш арасында татар телендә нибары биш кенә җыр татарча яңгырады.
Гүзәл Минһаҗева
Тулырак - газетаның 31нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: