Яшел Үзән

Язгы моң күңелне җилкендерә

Март ахырында Әйшә үзәкләштерелгән клуб системасына кергән мәдәният йортларында, клубларда шөгыльләнүче үзешчән сәнгать осталары «Язгы моңнар - 2016» фестиваль-бәйгесендә сәләтләрен сынады. Быел бу бәйге Россиядә Кино елына багышланган иде. Сайлап алу турлары Карагуҗа, Олы Яке, Бишнә авылы мәдәният йортларында үтте. Бәйрәм мизгелләреннән берничә сүз.

Карагуҗа
Әйшә үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Денис Лулаков Карагуҗа мәдәният йортында барлык коллегаларын узып киткән бәйрәмнәре белән котлады.
Авыл халкы Карагуҗа мәдәният йорты сәхнәсендә янә Рушания Сабирова, Эльза Кучкарова, «Балачак» бию коллективын күрүләренә бик шат иде. Яшьләр янында сәхнә ветераннары да сынатмады. Нурислам Зиннәтуллинга, Фирдания Идиятуллинага, Раилә Вахитовага сокланмаган кеше булдымы икән? Тамашачылар өчен клуб мөдире Илгиз Зәйнуллинның баянчы ролендә генә түгел, ә җырчы буларак та чыгыш ясавы көтелмәгән сюрприз булды.
Карагуҗалыларга кызыгырга гына кала. Шушындый матур, яңа бина эчендә буш вакытларын уздырырга менә дигән мөмкинлекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: