Яшел Үзән

Язгы чәчүнең 87 %ы төгәлләнгән

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 16 майга булган оператив мәгълүматларына караганда сабан культураларын чәчү эше 1547,5 мең гектар мәйданда башкарылган.

Шулай итеп, планлаштырылган мәйданның 87 %ында эшнең төгәлләнүе хакында хәбәр ителә. Чагыштыру өчен: узган елның шушы көненә 1473,4 мең гектар мәйданда язгы чәчү төгәлләнгән булган.

Бөртекле сабан культураларын чәчүгә килгәндә, республикада барлыгы 985,2 мең гектарда эш башкарылган. Бу - пландагы мәйданның 94 %ы дигән сүз.

Язгы чәчүне беренчеләрдән булып Зәй һәм Апас районы игенчеләре төгәлләде. Башкарылган эш күләме 95 %тан арткан районнар исемлегендә Кукмара, Лаеш, Саба һәм Сарманны күрергә була.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: