Яшел Үзән

Яз иртә килә...

Гидрометүзәк башлыгы Роман Вильфанд язның иртә килүен вәгъдә итте.

Белгеч искә төшергәнчә, фаразларга караганда, яз 20 марттан соң киләчәк, әмма быел җирдә тотрыклы рөвештә торучы кар катламы, ә суда - боз өсте сакланмый. 2020 елның аномаль җылы кышы аркасында Россиядә черкиләр юкка чыгарга мөмкин, шулай ук балыклар да кимиячәк, дип кисәтте Россия Фәннәр Академиясенең су проблемалары институты директоры Виктор Данилов-Данильян. Бу хакта gazeta.ru материалында әйтелә. 
Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә караганда, быел яз Россиянең Европа өлешенә иртәрәк килә. 

«Язның табигый синоптик билгеләре - ноль градуслар аша тотрыклы күчү, карның, сулыклардагы бозның эрүе тора. Әлбәттә, быел бу процессларның гадәттәгедән иртәрәк булачагын көтәргә мөмкин ", - диде синоптик.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: