Яшел Үзән

Яз ашыга, безне сынарга

Ел елга ошап килми. Һәм һәр елда яз үз капризларын күрсәтмичә калмый.

Яшел Үзән районының Иделгә якын урнашуын, елга-күлләргә бай булуын да онытырга ярамый. Монда инде сакланырга да сакланырга гына кала. Шулай эшлиләр дә. Ташу якынлашкан көннәрдә районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе җыелып, язның шушы мөһим чорына әзерлекне барлады.
2015 елда Идел елгасында боз 11-13 апрельләрдә киткән булган. Зөя, Гөбенә елгалары боздан, әлбәттә инде, Иделдән алдарак әрчелгән. Быелгысының ничек буласын әлегә әйтеп булмый. Кышы җылы булды, язы нишләр? Идел аръягында ел саен ташудан зыян күрүче авыллар бар. Авыл җирлекләренең әзерлеген тикшерү өчен 4 оператив төркем төзелгән. Алар тикшерүләрне бүгеннән үк башлап җибәргән. Мамадыш-Әкил, Рус Әҗәле, Өтәшкә авыллары, Васильево бистәсе җирлекләре башлыклары язгы ташуга әзерлек барышы белән таныштырды. Тиешлесенең барысын да башкарганнар. Бу җирлекләрдә ел саен диярлек ташу суы керә торган хуҗалыклар бар. Ташуга кадәр медикаментлар, азык-төлек запасын булдырып калырга кирәк. Техниканың да әзер булуы зарур. Бу чорда шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ашламалар, агулы химикатлар саклана торган урыннарының ышанычлы җирдә булуы мөһим.
Әлегә барысы да тыныч, сулыклар да уянып кына килә. Моңа көннәрнең бераз суытып җибәрүе дә тәэсир итәдер. Әмма хәзер боз өстенә керергә бик куркыныч. Балык тотучыларны искәртәбез: боз юкарганнан-юкара, Аллаһ сакласын, аяк та атламагыз. Калган балыкны рәхәтләнеп җәен тотарсыз.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: