Яшел Үзән

«Яшәрәсең, яшисең әле, авылым!»

Уразлы авылының искиткеч матур урынында урнашкан чишмәнең аяныч хәлдә булуын, социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы нәтиҗәләре буенча, кизләүне төзекләндерү өчен, «РИТЭК» акционерлык җәмгыятенең грант бүлеп бирүе турында хәбәр иткән идек инде.

Бу буш сүзләр булып кына һавада эленеп калмады. Уразлыларга бәхет елмайды, кыска гына вакыт эчендә чишмә тулысы белән төзекләндерелеп, тирә-юне танымаслык булып үзгәрде.
Бик борынгы һәм 4 чыганактан торган чишмәгә реконструкция ясалды: юлы чистартылды, коесы төзекләндерелде, торбалары алыштырылды, ял итү өчен 4 беседка, балалар мәйданчыгы булдырылды. Хәзер бирегә су алырга килгән кеше гаилә белән рәхәтләнеп ял итә ала.
Яңартылган Уразлы чишмәсен ачу тантанасында «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең политсовет башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Гафиятуллин, А.Н.Туполев исемендәге Машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институты Яшел Үзән филиалы директоры, «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Яшел Үзән территориаль Советы рәисе Хәния Кадыйрова, «Татарстан» ДТРК милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Лия Заһидуллина, Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина, студентлар, мәктәп укучылары, һәм, әлбәттә инде, авыл халкы катнашты. Алсу Тарханова «Чишмәләрне торгызу проекты» кысасында Уразлы чишмәсен яңарту өчен бар күңелен биреп эшләгән активларга авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина һәм «Алюминиевые группы» «ширкәте төзелеш бригадасы җитәкчесе Илдар Булатовка Рәхмәт хаты тапшырды. Авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әверелгән көндә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары зур концерт күрсәтте.
Яңартылган Уразлы чишмәсе яңа исемле дә булып куйды.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 54нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: