Яшел Үзән

Яшьләргә юл ачучы проект

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән барлыкка килгән «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы «Кадрлар резервы» проектын тәкъдим итә.

Яшь лидерларны табу, аларның социаль әһәмиятле булган чараларда, программаларда катнашуын активлаштыру, алга таба иҗтимагый сфераларда юл бирү һәм үстерү әлеге проектның максаты булып тора. Ә юнәлеше - идарә итү, оештыру, коммуникабельлелеккә һәм командада эшли белү, креатив фикерләү, үз-үзеңә ышану һәм стресска каршы тору күнекмәләренә өйрәтү. Бу бәйгенең финалистлары һәм катнашучылары ТР дәүләт власте органнарында, коммерция оешмаларында һәм коммерцияле булмаган секторларда стажировка үтәчәк.
«Кадрлар резервы» проектында 16 яшьтән алып 30 яшькәчә студентлар катнаша ала. Гаризалар 2015 елның 17 ноябренә кадәр www.rezervrt.ru. рәсми сайтында кабул ителә. Проект дирекциясенең телефоны: (843)231-81-61. Проектның башкаручы директоры Андрей Юрьевич Петухов: 89370028482.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: