Яшел Үзән

Яшьләребез булдыра

23-26 октябрьдә Индонезия башкаласында яшь уйлап табучыларның 15нче Халыкара күргәзмәсе - International Exhibition for Young Inventors (IEYI-2019) булды. Анда барлыгы 20 илдән 250 катнашучы чыгыш ясады.

Сайлап алу турлары нәтиҗәсе буенча, Россия җыелма командасы составында, Татарстанны Яшел Үзәннең балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Эльвира Маланьева тәкъдим итте. Аның «Электромобильләрнең өстәмә аккумулятор батареяларын экспресс алыштыру өчен револьвер-пистолет җайланмасы» проекты призлы өченче урынга лаек булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: