Яшел Үзән

Яшьләр татар халык җырларын җырларга яратмый…

Җыр – халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр, яки, киң мәгънәдә алганда, шундый төр әсәрләрне белдерә торган жанр. Җырның төп функциясе – халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: «Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», – дип юкка гына әйтмәгән...

Функцияләренә, иҗтимагый-эстетик вазифаларына карап, татар халык җырлары берничә төркемгә бүленә...
Һәр кеше дә җыр җырлый, һәркемнең дә яраткан җырлары бар. Берәр нәрсә эшләгәндә дә авыз эченнән көйләүчеләр җитәрлек. Берәр җиргә барганда да күңелеңнән нидер җырларга мөмкин, чөнки җыр белән кешеләр үзләренең фикерләрен, кәефләрен белдерәләр. Ниндидер җырның кешедә истә калуның билгеле бер сәбәпләре дә бар: шуларның берсе – җырда ниндидер кыйммәт салынган булу. Җырны язганда аңа мәгънә салына, чөнки мәгънәсез җырларны берәүнең дә тыңлыйсы килми. Җырлар аша мәгънә башкаларга күчә, башка буынга, алар да аны үзенчә кабул итә.
Халык җырлары – сүз һәм көй аша халыкның билгеле бер халәтен чагылдыручы, шуңа күрә ул җырлар бик күп төрле. Аны тыңлап, кеше шул җырны язган халыкны аңлый башлый. Әгәр дә ул кеше шул җыр язган халыкның бер вәкиле булса, ул кеше үз халкының халәтен тагын да яхшырак аңлая­чак. Тирән уйлап яки уйламыйча, ул кеше халкының җырларын аның нәкъ үзе өчен язганлыгын аңлый башлый. Әгәр тыңлаучысы ул җырдагы халыкның вәкиле булмаса, җырда салынган мәгънәләрне ул соңрак төшенәчәк. Халык җырларында буыннан-буынга күчеп килгән шул халыкның милли кыйммәтләре, максаты чагыла. Берәр халыкның мәдәниятен өйрәнүчеләр, беренче чиратта, шул халыкның җыр­ларына һәм көйләренә игътибар иткәннәр...
Бүгенге көндә күпләр гаҗәпләнә: ни өчен үз иленә хезмәт итүчеләр, ватанпәрвәрләр азая бара? Үз-үзебезгә шундый сорау биреп карыйк әле: халык җырларын тыңлыйсы-җырлыйсы килмәү, үзебезнең милли кыйммәтләребезне оныта баруыбызга түгелме? Хәзер америка-африка көйләре, җырлары халык җырларын күңелебездән «кысрыклап чыгарып» популярлашты. Балалар кечкенә чактан ук шуларны тыңлап, шундый музыкага «сикереп» үсә. Бала күңелендә ул җырлар халык көйләре өчен булган урыннарны да «тутыра», чит көйләр белән нәни «дуслаша». Атаклы артистларыбыз да чит көйләрне популярлаштыруга «үз өлешен кертте». Күпләр өчен чит ил музыкасы еш тыңлана торган аерылгысыз нәрсәгә әйләнде. Аларның мәгънәсенә нинди кыйммәтләр салынган? Элек-электән хәрби частьларда хәрби оркестрлар булган, хәзер дә бар. Шулар аша хәрби хезмәттә булса да, андагыларга халыкның көйләрен тыңлатканнар, оныттырмаганнар. Әлбәттә, мәгънәсе күпләргә аңлашыла...
Хәзер яшь башкаручыларга киң юллар ачылды: элеккеге еллардагы шикелле сайлап алу сәнгать советлары юк, репертуарын үзе сайлап ала, техник яктан да яхшы тәэмин ителгән: көйләрне төрле уен коралларында оста итеп профессиональ башкаручылар җитәрлек, теләсәң – фонограммага да җырларга була... Музыка белгечләре әзерләү өчен уку йортлары да шактый күп: төрле музыка мәктәпләре, училищелар, консерватория... Җыр бәйгеләре дә башкаручыларны үзенә чакырып тора: «Татар җыры – 2017», «Р.Ваһапов фестивале», «Сандугач керде күңелгә» һ.б. Шунысы куанычлы, соңгы елларда җырлаучыларга (бәйгеләрдә катнашучыларга), һичшиксез, берәр татар халык җырын башкаруны таләп итә башладылар. Бу – бик кирәкле, күркәм күренеш. Заманча «кыска итәкле» җырлар белән генә башкаручыга төгәл бәя биреп булмый, ә татар халык җырын җырлаганда барлык кимчелекләр дә күренә. Борынгы татар халык җырлары – озын җырлар, аларның кайсын акапелла башкарырга кирәк, сулыш алу осталыгы, яңгырау, тембр, мелизмнар һ.б. Мондый таләпләрне барлык җырчылар да үти алмый, көндәшләреннән төшеп кала. «Халтура» белән генә халык җырын җыр­лап булмый. Менә шуның өчен дә яшьләр андый җырлардан ераграк тора. Милли музыка тәрбиясенең дә аксавы сизелә. Әмма яшьләрне «Гөлҗамал», «Сакмар», «Эскадрон», «Иске кара урман» җырларын да башкарырга өйрәтү, аларны шул юнәлештә тәрбияләү зарур.

Нияз Бишбалта.
Казан

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: