Яшел Үзән

Яшенле яңгыр, боз явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 14 июльдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.

Республика районнарында урыны белән яңгыр явачак. Аерым төбәкләрдә яшен һәм боз яву ихтималы бар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя.

Көндезге һава температурасы Татарстанда - 25-30 градус җылы булачак.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: