Яшел Үзән

Яшелчәләр турында

БАКЛАЖАН +Кабыгы белән ашасаң файдалырак. Аңарда ракка каршы көрәшүче биофлавоноид­лар күп. Баклажанның тышчасы, шулай ук, күз күремен яхшырта. Гомумән, барлык шәмәхә продуктларны (баклажан, слива, черника) «киемендә» килеш ашарга кирәк, чөнки аларда А витамины күп, ә ул күзгә бик кирәк. Тик әзерләр алдыннан кисәкләргә турап тоз сибәргә кирәк, берәр сәгатьтән ул сок чыгарып, әчесе бетә.

-Озак яткан баклажан алмаска тырышыгыз, аңарда витаминнар аз, ә нитратлар күп була. Картайган баклажанның кырыйлары саргайган була, ә бармак белән басып карасаң, чокырчык кала. Яшь баклажанның сабагы яшел төстә генә.

КИШЕР
+Пешереп ашагыз. Пешергәндә кишердәге бета-каротин А витаминының ике молекуласына таркала. Бу – организмга бета-каротинны үзлектән таркату өчен азрак вакыт таләп ителгәнен аңлата һәм ул башка матдәләрне яхшырак үзләштереп өлгерә. Аның өчен базыгызда урын булырга тиеш. Кишердә витаминнар күләме аны сакларга куйганнан соң бер ай вакыт узгач ике тапкырга арта. Шуңа күрә аны казып алгач салкын урында тотарга кирәк. Салат ясаганда булдыра алган кадәр ваклагыз, ул тизрәк үзләштерелә. Каймак яки май белән ашагыз. А витамины нәкъ менә май ярдәмендә эри. Кем ябыга, кефир яки катык белән кушыгыз. Тәмлерәк тә була. Чи кишер ашаганнан соң бер капсула балык мае кабул итегез – бу күрү һәм ишетү органнары, бавыр һәм нерв системасы эшчәнлеген яхшырта. Иртән бер стакан җылы су, аннары – ярты стакан кишер согы һәм бер аш кашыгы зәйтүн мае эчегез.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: