Яшел Үзән

Яшел Үзәннең суднолар төзү заводында ремонттан соң гальваник участок ачылды

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында предприятиенең 120 еллык юбилее кысаларында модернизацияләүдән соң гальваник участокны ачу тантанасы булды. Шунда ук алдынгы эшчеләрне дә бүләкләделәр.

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, "АК Барс" холдинг компаниясе"нең башкарма директоры Илшат Шаһиәхмәтов, "Рособоронэкспорт" җәмгыятең департамент җитәкчесе урынбасары Виктор Комаров һәм заводның генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.

Гальваник участокның төп эше - материалларны, детальләрне, механизмның аерым өлешләрен, аларның характеристикаларын яхшырту максатыннан, химик яктан эшкәртү. Бүгенге көндә биредә 54 тонна - төсле, 230 тонна гадәти металл эшкәртелгән.

Модернизация кысаларында цехка яңа заманча югары технологияле җиһазлар куйдылар, производство һәм көнкүреш биналары яңартылды. Участокның 10 ваннасы модернизацияләнде, бу әлеге ванналар җитештерүчәнлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирде һәм файдалану срогын 5 тапкыр арттырды.

Тантананың кульминациясе - алдынгы эшчеләрне котлау. Илшат Шаһиәхмәтов 6нчы цехка истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: