Яшел Үзән

«Яшел Үзән»не - һәр йортка

Интернет заманында басма матбугат үз позициясен югалта барса да, типография исе аңкытып торган газетаны кулына алып укырга теләүчеләр барыбер күп әле. Бу уңайдан подписка кампаниясен игълан итү белән «Яшел Үзән»гә язылып куючыларга без бик рәхмәтле. Беренчедән, татар телле басмага язылып, милли матбугатны үстерүгә ярдәм итсәләр, икенчедән, республика, район һәм шәһәр...

Интернет заманында басма матбугат үз позициясен югалта барса да, типография исе аңкытып торган газетаны кулына алып укырга теләүчеләр барыбер күп әле.

Бу уңайдан подписка кампаниясен игълан итү белән «Яшел Үзән»гә язылып куючыларга без бик рәхмәтле. Беренчедән, татар телле басмага язылып, милли матбугатны үстерүгә ярдәм итсәләр, икенчедән, республика, район һәм шәһәр яңалыкларын тизрәк белеп торып, барысына әзер булып торачаклар.
Ә без, хөрмәтле газета укучылар, газетаны тагын да кызык­лырак итү өчен сезнең белән бергә тырышачакбыз. Редакция кызыклы конкурслар үткәрүен дәвам итәчәк.
Конкурс димәктән, 2016 елның беренче яртысына «Яшел Үзән»гә язылучылар арасында призны 2015 елның 28 декабрендә уйнатачакбыз һәм приз отучылар исемлеге 30 декабрь - бәйрәм санында дөнья күрәчәк.
Подписка тәмамланырга нибары 10 көн калды. «Яшел Үзән»гә язылучылар бер капчык шикәр комы, бер капчык он, кибет карточкасы ота алса, ТАТМЕДИА канаты астында нәшер итүче өч басмага язылучылар конкурста катнашып, iPadлы була ала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: