Яшел Үзән

Яшел Үзәннең көрәш мәктәбендә кыш бабай призына турнир булып узды

Яшел Үзәннең көрәш мәктәбендә яңа ел алдыннан самбо һәм дзюдо буенча Кыш бабай призына турнир булып узды.

Анда 6дан алып 9 яшькә кадәр 63 бала катнашты. Алар үзләренең узып баручы елда ирешкән уңышларын күрсәтте.

2003-2005 елгы көрәшчеләр арасында призлы урыннар алучылар:

26 кг авырлыкта: I - Сергей Севелиров, II урын - Илья Бондаренко, III урын -Салават Гобәйдуллин, Игорь Акиншин.

30 кг авырлыкта: I урын - Глеб Коновалов, II урын - Сергей Ермолаев, III урын - Данил Минкин, Александр Ларионов.

36 кг авырлыкта: I урын - Павел Севелиров, II урын - Виктор Власовский, III урын - Антон Лихачев, Рамил Сөнгатуллин.

42 кг авырлыкта: I урын - Влад Кисляков, II урын - Максим Зорин, III урын - Матвей Мамонтов, Артем Гришаев.

42 килограммнан күбрәк авырлыкта: I урын - Вячеслав Филиппов, II урын - Максим Маршалов, III урын - Айдар Азин, Рөстәм Холматов.

Ә 2006-2008 елгылар арасында беренче ике урынны түбәндәгеләр алды:

22 кг - Данияр Байшарипов, Данил Халиков;

26 кг - Маркел Ярандаев, Эмилия Фаттахова;

30 кг - Адель Борһанов, Павел Озеров;

34 кг - Артур Муфлиханов, Дима Батуев;

45 кг - Александр Николаев.

"Җиңүгә омтылыш" дигән махсус призны 2008 елгы Роман Смирнягин яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: