Яшел Үзән

Яшел Үзәннең 31нче балалар бакчасында ата-аналар җыелышы үтте

Хөрмәтле яшелүзәнлеләр! Минем ачы кайгыларымны аңлап рухи һәм матди ярдәмегез өчен мең-мең рәхмәтләр, сәламәтлекләр барып ирешсен.

Гомумиләштереп балалар бакчасы дисәк тә, һәрберсенең үзенә күрә генә матур, ихлас төсмерлекне егерме өченчемәртәбә "Балаң бәхете - телеңдә" темадагы ата-аналар җыелышларын үткәргәндә дә, милли җаннарны җылытырдай нәни балаларыбызның җырларын, биюләрен тыңлау, күрү кундыра.

Тагын шунысы сөенеч, урыс балалары татар балаларына караганда авазларны дөрес яңгыратулары белән шатландыра. Димәк ун-унбиш елдан ике телдә иркен аралашу мөмкинлегебез дә күз алдында. Ә бусы безнең Татарстан җөмһүрияте өчен иң мөһиме.

Татар, дип кимсетүләр дә кимиячәк, ә кимсетелгән кешенең җәмгыятебездә файдалы шәхес булуы бик шикле. Һәр гаиләдә үз туган телеңдә аралашу, һәр нәни балага, һава кебек үк кирәк - ул!

К.М.Филиппова
Э.З.Низамова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: