Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләрне сөт комбинаты җитәкчелеге котлый

Хөрмәтле «Яшел үзән сөт комбинаты»нда тырыш хезмәт куючылар һәм яшел үзәнлеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Кадерле ватандашлар! Безнең һәрберебез үзенең киләчәген республика язмышы, үзе яши һәм эшли торган ил язмышы белән бәйли. Бүгенге Татарстан - ул Россия Федерациясенең иң куәтле сәнәгый һәм заманча алдынгы төбәкләренең берсе. Дини татулык һәм толерантлылыкның рухи нигезен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген аңлап, без төрле халыкларның мәдәни байлыкларына һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга, ил эчендә милләтара тотрыклылыкка янаган куркынычларга каршы торырга тиешбез.
Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яшь бәйрәм, әмма аның тарихи тамырлары шактый тирән. Һәм ул безгә, нинди генә телдә сөйләшүебезгә, кайсы гына динне тотуыбызга карамастан, һәркайсыбызның шушы гаять зур илнең бер өлеше булып торуын һәм бары тик берләшкәндә, бердәм булганда гына теләсә нинди кыенлыкларны җиңә алачагыбызны, теләсә нинди максатларга ирешү мөмкин икәнлеген искәртеп тора. Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендә әһәмияткә ия. Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисади үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора. Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады. Социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде. Шәһәр һәм район халкы әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Киләчәктә дә тынычлыкта яшәргә насыйп булсын. Һәрберебезгә гаилә иминлеге, нык сәламәтлек, күңел көрлеге телим.
Хөрмәт белән, Артур Егоров,
«Яшел Үзән сөт комбинаты» акционерлык
җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: