Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләрне «Күгәй» хуҗалыгы җитәкчелеге котлый

Кадерле «Күгәй» хуҗалыгында эшләүчеләр, хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм!

Дәүләт бәйрәмнәренең икесе дә безнең өчен кадерле - алар республикабызның һәм илебезнең формалашуында тарихи хәтер билгесе.
Халыклар бердәмлеге көне һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүенә, нинди диндә булуына карамастан, гаять зур илнең бер өлеше икәнлеген һәм бергә берләшкәндә генә теләсә кайсы максатка ирешә, теләсә кайсы кыенлыкларны җиңә алуыбызны искә төшерә. Ә Татарстанда Республика Конституциясе законлылык, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре гаранты. Республиканың төп законы безнең күпмилләтле төбәктә яшәүче барлык халыкларның хокуклары сагында тора.
Хөрмәтле дуслар! Әлеге матур бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек телим! Илебез, республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!
Ирек Хәйруллин, «Күгәй» хуҗалыгы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: