Яшел Үзән

Яшел Үзәнлеләрне июльдә өстәмә ял көтә

Татарстанлыларны июльдә тагын бер өстәмә ял көне көтә. ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты быел 31 июльдә Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме узачагы турындагы указга кул куйды.

Димәк, бу көн эшләми торган бәйрәм көне булып санала. 30 июльдә Татарстанда, РФ ТК нигезендә, эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: