Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләргә Зәйнәб Фәрхетдинова белән әңгәмә тәкъдим итәбез

Зәйнәб Фәрхетдинова: "Бер авылда ник берсе кунарга дәшсен - кем урындыкларда, кем өстәлдә төн чыкты. Миңа бильярд өстәле эләкте..." Гомер дигәнең - йөгерек елга. Минем дә быел август аенда алтын юбилеем икән бит инде. Ә андый даталар уйлануларга этәрәләр, үткән елларга нәтиҗә дә ясаталар. Мин дә хатирәләр диңгезенә ешрак чума...

Бер матур гына әсәр туып килә шикелле. Шуңардан кайбер өзекләрне яраткан басмам «Татарстан яшьләре» укучылары хөкеменә дә тәкъдим итәм...

Табибмы, җырчымы?

Мәктәпне тәмамлап, сыйныфыбыз белән авылда калып эшли башлауга ун ай вакыт та үтеп китте. Мин сыер савучылар бәйгесендә җиңүче дә булдым. Шулай да уйда бары Казан - каядыр укырга керергә! Кем булырга - миндә, Такташ әйтмешли, ике "мин". Җырчы булыргамы, табибмы, тәгаен генә хәл итә алмыйм. Әни: "Җырлап йөреп кенә тамагыңны туйдыра алырсыңмы икән", - дип борчыла. Әти белән рус теле укытучысы Роза Фаттаховна киресенчә, талантыңны югалтма, җыр сине биеккә күтәрәчәк, диләр. Документларымны алып, Казанга юл тоттым. Барып җиткәч, медицина институтына юнәлдем. Кабул итү комиссиясендә утыручы апа ниндидер белешмә - справка җитми дип, мине кире борды. Сарлыга кайтып, ул кәгазьне юллап, кабаттан Казанга киттем. Автобуста карыйм: бер таныш кыз утыра. Ул да укырга керергә документлар тапшырырга бара икән - мәдәният институтына. Янәшә утырып, сөйләшә-сәйләшә башкалага барып җиткәч, мин дә аның белән исеме үк җанга якын булган вуз тирәсендә төшеп калдым. Документларымны кабул иттеләр. Тулай торакта гына урын юк икән.

Анысына артык исем китмәде. Медицина институтында укучы авылдашым Римма белән әллә ничә ай элек үк сөйләшеп куелган бит, Казанга килеп төшүгә туп-туры аның янына киләм, дип. Адресы кесәмдә. Кешеләрдән нинди транспортка утырып, кайсы тукталышта төшәсен белешеп, киттем ул яши торган тулай торакны эзләп. Казан бигрәкләр дә зур икән. Зур калаларны моңарчы да күргән бар, шулай булса да, исем китеп барам. Кечкенә чагымда, Үзбәкстанда яшәгәндә, әни белән дә, аннары туган апам белән дә бистәбездән ерак булмагач, Ташкентка гел барып йөрдек. Әллә Ташкенттан да зуррак инде бу Казан?! Үзебезнең Сарлы мәктәбе укытучылары Өфегә дә еш алып баралар иде безне, экскурсиягә. Өфедән һичшиксез зуррак! Монда адашу да озак түгелдер... Адресны югалтмасам, югалмам - әледәнәле кесәдәге дүрткә бөкләнгән кәгазьне барлыйм. Исән, Аллага шөкер! Тулай торакның ишеген ачып кергәндә шәһәр урамнарына караңгылык иңә башлаган иде. Әй, Ходаем, Римма берүк бүлмәсендә булсын! Вахтер апа күңелгә шикләр иңдереп, әйләнгеч тимер җайланмасын тормозга куйган, мине кертергә ашыкмый. Паспортымны сорый, кирәкмәс артык сораулар бирә: кем булам, нинди йомыш, максат белән ...

Төрмәдә дә шулай кыланмыйлардыр. Мин иртә таңнан юлга кузгалып, күпме эшләр башкарып, бөтен Казанны гизеп болай да арыган кыз, түзмәдем: "Нәрсә, апа, җаным Римма Габдрахманова шулхәтле секретный врач булырга укый мәллә?"- дим. Апам башта аңышмыйча, күзләрен зур итеп ачып миңа бераз карап торды, аннары шаркылдап көлеп җибәрде. "Әй, балам, бездә тәртипләр шундый инде, каян киләсең, аргансың да бугай", - дип бөтенләй йомшарып китте. "Азнакайдан ук, дөресе, аннан да ераграк авылдан, бер хәлем дә калмады", - мин әйтәм. "Тукта, хәзер карыйм алайса, бүлмәсендә микән безнең кызыбыз", - дип ул җөмләсен ахырга кадәр әйтергә дә өлгермәде, мин аны бүлеп: "Юуук, апа, арысам да, ул хәтле үк түгел инде, бүлмәсенә кадәр барырлык көчем бар, үзем генә әйләнеп киләм, кайсы якка барырга икәнен генә әйтегез, сезне йөртмәм инде!" - дим. Апа көлүеннән бөтенләй бөгелеп төште: "Икенче катта яши, ләкин тулай торактамы, юкмы икәнен монда гына утырып та яхшы беләм", - ди бу атылып чыккан яшьләрен сөртә, сөртә. "Әллә күзәтү камерасы куйганнар инде бүлмәләргә, әллә чынлап та...?" - дигән уй йөгереп узды башымнан. Ярый әле бу сорауны үзенә бирмәдем, телемне тыеп кала алдым, бары гаҗәпләнгән төсле караш ташладым. "Менә хәзер карыйбыз, бүлмә ачкычы монда микән, әәә, бәхетең бар икән, ачкычлары юк, димәк, бүлмәдә кемдер бар. Бар, икенче катка менеп, сулга борылырсың", - дип, әйләнгеч җайланманы ниһаять хәрәкәткә китерде апабыз. Римма, бәхетемә, гомуми кухнядан кичке ашын алып кереп бара иде. Мондый тәмле, кыздырылган бәрәңгене беренче тапкыр ашадым. "Тулай торакта бәрәңге үзенчә тәмле ул",- дип көлә Римма. Табыннан торырга өлгермәдек, бүлмәгә авылдашымның төркемдәшләре, дуслары кереп тулды, чәй эчүне бергәләп дәвам иттек.

Имтиханнарын бетереп, кем практикага, кем каникулга өенә җыенып, берберсе белән киләсе уку елына кадәр хушлашып йөрүләре икән. Берсе шул арада гитара да алып керде, аның җырына башкалар белән мин дә кушылдым... Медицина институтына керергә насыйп булмаса да, табиблыкка кандидат абитуриентлар, студентлар белән менә шулай аралашырга, гөрләшергә язды. Лилия исемле Казан кызы: "Без бары гади врач булачакбыз, ә син врачларның врачы, җырың, моңың белән яралы җаннарны, барлык авыруларны дәваларга сәләтле, яраларны бернинди скальпельсыз төзәтүче табиб булачаксың... Эх, синдәге тавыш булсамы миндә!" - дип барлык икеләнүләремне юкка чыгарды.

Мәдәният институтында иҗади бәйгене җиңел уздым. Имтиханнарда тиешле балларны да, бары ике фәнне: рус әдәбияты һәм белгечлек буенча сынауны уңышлы биреп, җыйдым. Калган предметларны тапшырып торырга кирәкмәде дә. Кабул итү комиссиясенең төгәл нәтиҗәләре булганны көтеп йөрдек әле аннары. Узганыңны белсәң дә, рәсми документ чыкмыйча - ректорның боерыгына кул куелмыйча син студент түгел. Институтның стенасына эленгән булачак студентлар исемлегендә үземнең фамилиямны күрү минем өчен иң зур бәхет иде ул көнне. Урраа, Казан, мин синеке, исәнме, яңа тормыш!

Беренче гастрольләрем!

Имтиханнарны биргәннән соң ректор фәрманы чыкканчы бер айдан артык бар. Авылга кайтып китәрмен, нәтиҗәләрне белергә аннары килермен дигәнрәк уй белән институттан чыгып барам. Карыйм, каршыма белгечлекне биргәндә танышкан кыз килә. Сөйләшеп киттек. Ул соңгы яңалыкларны да җиткерде: абитуриентлар арасыннан гастрольләргә алып чыгарга талантлы яшьләрне барлыйлар икән! Аның әйтүенчә, кандидатлар арасында мин дә бар. Барлаучы танылган композитор, баянчы Марс Макаров булып чыкты. Ул труппа җитәкчесе дә. Мине тыңлап карауга ук тавышны ошаттылар. Бик шатлансам да, үзем һаман икеләнәм, бөтенләй белмәгән кешеләр белән ничек юлга чыгарга?! Гастроль тормышының да нәрсә икәнен белмим. Фәридә Сафина, Сарман кызы, җырчы, алып баручы: "Үземнең җаваплылыкка алам, кайгырма, Марс абыең да бик яхшы кеше, труппада барысы да тикшерелгән, тәртипле кешеләр", - дигәч кенә тынычланып ризалаштым. Шулай итеп гастрольләргә чыгып киттек - Түбән Новгород өлкәсенең Пильнинск, Сергач районына. Авыллар буйлап концерт куеп йөрибез. Клуб сәхнәләренә пәрдә эленми икән бу якларда.

Тора-бара бу күренеш тә сәер тоелмый башлады. Иң мөһиме бөтен авыл җыелып килә концертларыбызга. Халык минем җырларымны җылы кабул итә, алкышлап кул чаба. Марс абый үзе дә еш мактап кәефне тагын да күтәрә. Фәридә апа: "Синнән җырчы чыгачак", - дип салпы ягына салам кыстыра. Мин аларның җылы сүзләреннән соң сәхнәгә тагы да канатланып чыгам. Остазларымның киңәшләрен истә тотып үземне сәхнәдә тотарга, тамашачы алдында баш ияргә өйрәнәм: профессиональ төркем белән йөргәч барысы да югары осталыкта башкарылырга тиеш шул! Концерт тәмамлангач, авыл кешеләре сәхнә артына кереп тә, урамда көтеп торып та рәхмәтләрен җиткерәләр, тагын килегез, сагынып көтәрбез дигән сүзләр белән озатып калалар. Минем өчен болары иң рәхәт мизгелләр. Егерме көнгә якын концертлар биреп йөргәч кире Казанга кайттык. Безнең белән исәп-хисап та ясап, тиешле әҗерне дә кулга тоттырдылар. Егерме биш сум! Бу минем җырчы буларак беренче хезмәт хакым. Аның бер өлешенә күчтәнәчләр алып, укулар башланганчы авылда да булырга кирәк дип, Сарлыга юл тоттым.

http://matbugat.ru/extrafiles/index%20(2)(25).jpg

Мин студент

1985 ел, августның соңгы көне, Азнакай - Казан автобусында миннән дә бәхетле кеше юк, бу юлы башкалага студент (!) буларак барам бит. Елмая, елмая якты хыялларга күмеләм, Марс Макаров төркеме белән концертлар куеп йөргәнне искә төшерәм. Шундый кешеләрне җырлы язмышымның беренче юлдашлары, тәүге маяклары итүенә Ходаема рәхмәт тә укыйм. Чит җирләрдә йөргәндә алар якын туганнарым кебек булдылар, төпле киңәшләрен бирделәр, ярдәм кирәктә кул суздылар. Укый башлагач кайда яшәрмен, дип кайгыруымны ишетеп, бу мәсьәләне дә хәл итәргә булыштылар. Марс абыйның әнисе студент кызларны фатирга кертә икән, ул әнисе белән таныштырырмын, кайгырма, диде. Мин дә тимерне кызуында сугып, Казанга кайтуга ук Мәрьям апаның үзен күреп сөйләштем. Авылга тыныч күңел белән, торак проблемасын хәл итеп кайтып киттем. Шулай итеп, Казанга килеп төшүгә автовокзалдан чемоданымны күтәреп туп-туры бу бик тә ачык, мәрхәмәтле ханым янына юл тоттым.

Көне буе институтта, уку залында булып, вакытның калганын иҗатка багышлап, фатирга кунарга гына кайтсам да, апа белән сөйләшеп сүзләр бетми, туйганчы гәпләшәбез. Ике ай узгач миңа тулай торактан урын бирделәр, шунда күчендем. Институтка да ерак түгел, үзебезнекеләр белән бергә гөрләшеп яшибез. Монда чын иҗади тормыш кайный. Укуның беренче көннәреннән үк "Мехчы" мәдәният йорты каршындагы "Иделкәем" җыр ансамбленә йөри башладым. Аның белән Марат Гомәр улы Яхъяев җитәкчелек итә. Ул безнең вузда хатын-кызлар хорын да алып бара. Шулар өстенә яраткан укытучыларыбызның берсе дә хорда дирижерлык дигән фәнне укыта. Без бит хор - дирижерлык бүлегендә белем алабыз.

Тарихтан Рафаэль Сибгат улы Хәкимов керә. Чын шәхес, милли аңлы, югары мәдәниятле, бик кешелекле кеше. Ул миңа беренче чиратта, күп кенә җырларым авторы, шагыйрь Сибгат Хәкимнең улы буларак бик якын. Рафаэль Сибгатович үзе дә татар мәдәнияте, үз халкының язмышы өчен җан ата. Әтнә районына аның, әтисенең туган авылы Күлле Кимегә дә кайттым әле мин җырларга, ниндидер бер мөһим чара уздырылганда. Җәүдәт Абдрахим улы Котдусов, Раушания Хәлил кызы Победимская, Маргарита Файзуллаева, Барый Габдулла улы Тимербаев һәм башка укытучыларыбыз бик таләпчән булсалар да безгә үз дәресләренә мәхәббәт уятырлык итеп укыталар. Бик кызыклы фәннәр белән бергә кирәк түгелләре дә бар. Ул политэкономия, фәнни коммунизмнары нәрсәгә инде? Минем бөтен теләк чын профессионалларча җырларга өйрәнү. Шуңа күрә дә күңел төп белгечлегебезгә караучы һәм практик дәресләргә күбрәк тартыла. Җыр сәнгатенең нечкәлекләрен, тавышыңны, сулышыңны кую серләре, дөрес итеп ничек сулыш алырга, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, киенү осталыгы - барысы да минем өчен бик кызык, әле яңа.

Шуның өстенә, моңарчы бернинди музыкаль белем алмадым, махсус мәктәпләргә йөрмәдем. Район үзәге, шәһәрләрдән килгәннәрнең музыка мәктәбен бетергәнлекләренә таныклыклары, дипломнары бар. Музыка училищесыннан соң килүчеләр дә аз түгел. Ә минем Ходай биргән тавышымнан башка берни юк. Марат Гомәрович, Ходайга шөкер, бик таләпчән. Ул - безнең остазыбыз! Бары тик безнең югары дәрәҗәдәге башкаруга гына кул куя, халтурага җен ачулары чыга. Өстән-өстән, җиренә җиткерми җырласаң беттең, андыйларга мәрхәмәт юк. "Тамашачыны алдап булмый, ул барын да тоя", - ди ул. Үзе һәрберебезгә карата гадел. Хаталарыбыз өчен бик каты ачуланса да, үзебездән дә ныграк, аталарча борчыла. Уңышларыбызга исә балалардай сөенә. Күкләргә чөеп мактамаса да, иңнәрдә канат кагындырырлык сүзләрне таба белә. Мин дә үземә-үзем таләпчән булырга тырышам, остазымның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйм, һәр хәрәкәтен фотосурәткә төшергән кебек күңел түрләренә сеңдерә барам. Укытучыбыз шәкертләрен каты дисциплинага да өйрәтә алды. Һәр нәрсәнең башында тәртип торганын бик яхшы төшендерде ул безгә.

Ак кышларда ак вәгъдәләр

Безнең укый торган төркемдә күпчелек кызлар. Егетләребез алтау гына. Җәйге каникуллардан соң икенче курска килүебезгә карыйбыз, аудиторияда үзебезнекеләрдән тыш тагын бер матур гына егет утыра. Кайбер кызлар белән танышырга да өлгергән, Казан кызы Гөлнара, минем бүлмәдәшем Фаилә белән көлешә-көлешә сөйләшеп торалар. Алар гына түгел, бөтен группа умарта күчедәй гөр килә, сагындырган, күрешәбез, кочаклашабыз. Әлбәттә, төп игътибар яңа егеткә: "Кем?", "Кайдан?", "Безнең белән укыячакмы?" Без генә түгел, ул да җайлы гына утырган җиреннән, сиздерми генә һәрберебезне тикшерә. Минем якка да карап-карап ала. Мин моны күрсәм, тойсам да үзенә күрсәтмим, ул арабызда булмагандай "дөньямны онытып" кызлар белән чырык-чырык киләм. Үзем керфек астыннан гына булса да егетне күз уңымнан югалтмыйм. Бер мәлне, бу читкә борылган арада мин дә аны яхшырак карау теләге белән тиз генә карашымны шул тарафка ташладым. Ул шуны гына көтеп торгандай кинәт кенә кабат безнең якка борылып туптуры миңа карады. Күзләр очрашты. Шырпы сызып, күңел түрендә очкын кабыздылармыни...

Мин башкалар аны-моны сизә күрмәсеннәр дип, тиз генә карашымны икенче якка күчердем, кызлар белән сөйләшүемне дәвам иттем. Яңа егет чынлап та безнең белән укыячак, исеме Зөфәр икән. Ике ел элек, институтның беренче курсын тәмамлагач, армиягә алган булганнар үзен. Хәзер менә студент тормышын безнең белән дәвам итәчәк. Кызларыбыз бик чая, Зөфәр белән шаярталар, кылларын тарткалыйлар. Ул үзе дә сүз сорап кесәгә керә торганнардан түгел, җор телле, кызыклы җаваплар табып кына тора.

Укуларга ныклап керешкәнче безне группабыз белән Лаеш районына бәрәңге алырга җибәрделәр. Шундый җирләрдә күренә инде кемнең кемлеге. Зөфәрнең уңганлыгын мактап туялмый кызларыбыз: тырыша-тырыша ташый бәрәңге капчыкларын. Күренеп тора, эштән курка торганнардан түгел. Гөлнара исемле чая кызыбыз: "Давай, давай, Зуфар, нарасхват будешь", - дип тегене "чеметкәләп" ала. Зөфәр кызарып чыкса да бирешми: "Давайте, работайте, я еще посмотрю, кто как работает", - дип көлдерә.

Кызлар, күрәсең, колхозда эшләүнең беренче көнендә үк сизенгәннәр: "Зәйнәб, ул сиңа карый да, сиңа карый, сиңа күзе төшкән ахры", - диләр. Мин Зөфәрнең карашларыннан көне буе качып йөрсәм дә: "Сөйләмәгез булмаганны", - дигән булам. Ә беркөнне, Казанга кайткач, кичен тулай торакта бөтенебез бер бүлмәгә җыелып тамакларны ялгап алгач, Зөфәребез баян сузып җибәрде: "Әйдәгез, кызлар!" Ул җыр башлады, без кушылдык. Аннары кызлар: "Утыр әйдә, җырчы кызыбыз янына", - дип егетне минем янга ук утыртып куйдылар.

Икенче көнне эшкә барганда да, кире Казанга кайтканда да автобуста, рәхәтләнеп, туйганчы җырладык. Өч атна буе шулай дәвам итте. Егетнең асыл сыйфатлары, талантлары бер-бер артлы ачыла торды. Ул миңа инде игътибар билгеләрен җитәрлек күрсәтсә дә ашыкмыйм. Мин бүлмәдә булмаганда ишекне салдырып, чәчәк бәйләмнәре кертеп куюлар, тулай торакның кәрнизеннән үрмәләп балконга менеп шаккатырулар да, берсе дә калмады.

Көз айларында мин аңа читтәнрәк карап йөрсәм, кышын инде икәүдән икәү генә Казан урамнарын урый, киноларга, театрларга бара башладык. Без инде аның белән институт аудиторияләрендә дә, төрле чараларда да бергә. "Иделкәем"гә дә бергәләп йөрибез, бергәләп җырлыйбыз. Безгә инде пар итеп карыйлар. Студентлар җыелышып-берләшеп концертлар биреп йөрүләр дә Зөфәр армиядән әйләнеп кайткач, ныклап икенче курста башланды. Үзебезчә "шабашка" дип атыйбыз бу чараларны. Чөнки һөнәри осталык өстендә эшләүдән тыш, бераз булса да табыш китерә алар. Зөфәр кергән акчалардан бөртекләп, максатчан рәвештә, нинди дә булса музыкаль инструментка акча җыя. Мин дә туздырмыйм үземнекеләрне - концерт күлмәгенә туплыйм.

Җәй җиткәч, ике арада булган хисләрне сынап карарга кирәк дигән карарга килдек. Мин тимер юлга - поездларга проводница булып урнаштым, ул студентларның төзелеш отряды белән Сарман якларына китеп барды. Беренче көннәрдән үк юксынам Зөфәрне. Сагындыра. Ул чакта шалтыратышып хәл белешергә, сөйләшергә кесә телефоннары да юк. Җәй шулай, башта акча эшләп, аннары авылда узып китте.

Сентябрь башында кабат Казанга килдем, тулай торакка чемоданымны кертеп куйдым да институтка йөгердем: аудиторияда УЛ мине түземсезлек белән көтәдер! Ләкин күңел көткән кешем группадашларым арасында күренми. Ишектән һәр керүче арасыннан да аны эзлим, ул юк. Инде дәресләр дә башланды, беренче, икенче, өченче пар да тәмамланды - Зөфәр килмәде. Ахырдан сораша, белешә торгач белдем, стройотрядта бавырына бик каты суык тидереп, больницага эләккән. Дус кызым Фаилә белән янына киттек. Хәлләре шәптән булмаса да, безне күргәч йөзенә төс керде, караватыннан ук торды, хәтта чәй белән дә сыйламакчы, йөгереп кенә йөрми.

Палатадагы башка авырулар да көлешә: "Терелде Зөфәр, кызлар күргәч", - диләр. Аларның әйткәне әллә Ходайның "Амин" дигән вакытына туры килде, ике атнадан гына чыгасы Зөфәр, иң күбе бер атна дигәндә, институтта иде инде. "Сине күрүгә үк яхшылана башладым, врач булырга юкка гына хыялланмагансың, син чынлап та табиб икәнсең, син терелттең мине", - дип ничек мине сагынуларын җиткерергә ашыкты ул беренче очрашуыбызда ук.

http://matbugat.ru/extrafiles/index%20(1)(27).jpg

Бу уку елы лекциялар, сессиялар, бергәләп концертлар куеп йөрүләр белән узып китте. Җәй җиткәч инде аерылу турында икебез дә ләммим, бергәләп шабашкага - концертлар белән чыгып киттек. Зөфәрнең бу җәйдә төп максаты туйга кирәк яракларга, костюм-чалбарга, балдакларга акча җыю булган.

Озак та үтми ул миңа тәкъдим ясады. Мин риза булдым. Безнең өйләнешергә дигән карарга килү бер хәл, ике яклап та, әти-әниләрнең дә фатихасын да алырга кирәк бит әле. Зөфәр күчтәнәчләр алып, бөтен шартын китереп Сарлыга мине сорарга кайтты. Әни дә, әти дә аны бик яратттылар. Үзе ачык, үзе эшкә, булышырга атлыгып торучы егетне ничек ошатмасыннар?! "Ишектән елмаеп килеп керүгә үк үз иттем мин аны", - диде әнием. Зөфәрнекеләр белән танышу бөтенләй үзенчәлекле булды. Аларның авылына - Олы Елгага концерт белән кайттык. Клубка әлбәттә әтисе, әнисе, туганнары да килгәннәр. Зөфәр өйрәтеп куйгандырмы, мин сәхнәгә чыгар алдыннан алып баручыбыз, мине бар яклап мактаганнан соң, "Кулларыгызны кызганмый чабыгыз, сәхнәгә хәзер чыгачак гүзәл кызыбыз сезнең авыл килене дә булмагае әле", - димәсенме! Оялуымнан кып-кызыл булып, көчле алкышлар астында сәхнәгә чыктым, зал белән ничек исәнләшүемне дә хәтерләмим.

Аннары Зөфәр белән дуэт җырладык. Авыл халкы безне тагы да ныграк алкышларга күмеп, яшь парга үзенең фатихасын бирде... Туйны кыш ясарбыз дип сөйләштек. Укуны тәмамлаганчы өйләнешергә карар кылуыбызның бер сере дә бар: соңгы курс бетәргә берничә ай кала студентларны эшкә билгеләү, ягъни кая җибәрү тәмам тәгаенләнә. Гаиләлеләрне әлбәттә аермыйлар. Ноябрь бәйрәмендә никах укыттык: бөтен шартына китереп, кыз ягында, ягъни Сарлыда.

Камада боз ката башлап, паром тукталу көненә туры килеп, авылга соңга калыбрак кайтып җиттек. Аллага шөкер, таралышмаганнар. Мулла бабай да, кунаклар да безне көтеп утыралар. Тиз генә йоласына туры китереп киендек. Мулла биргән сорауга Зөфәр: "Риза булып алам",- дисә, мин: "Риза булып барам",- дидем. Шулай итеп, Ходай фатыйхасын алдык. Аннары кыз озату кичәсе булды: бөтен туганнар, дус-ишләр җыелышып килделәр, җырладык, биедек...

1988 елның 17 декабрендә Зөфәрнең туган авылында - Балык бистәсе районының Олы Елга авыл советында язылыштык. Клубта салкын, пальтоларны салып тору юк. Ак туй күлмәге, аны прокатка (ике йөз сумга!) алган идем, өстеннән тунны иңбашыма салдык. Башымда фата, анысын инде кибеттән сатып алынган. Зөфәр соры костюмчалбардан, ак күлмәктән. Аның да иңбашында җылы пальто. Тантаналы төстә безне ир белән хатын итеп игълан итүче дә, башка барлык халык та урамда йөри торган киемнәрдән. Минем яктан шаһит кыз - классташ дустым Тәслимә. Зөфәрнең шаһиты - курсташыбыз Илгиз. Язылышу таныклыгына кулларыбызны куйдык, балдаклар алыштык. Аннары китте котлаулар, җыр, бию... Группадашлар, курсташлар да туебызга өелешеп кайттылар, барысы да җырлыйлар, бииләр, уйнаучылары да җитәрлек. Шундый күңелле, кызык. Авыл халкы да рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.

Аннары бәйрәмне дәвам итәргә Зөфәрнең туган йортына кайтып киттек. Әти-әнисе, туганнары төпчек малайларының, энеләренең туена ныклап әзерләнгәннәр. Ул бит гаиләдә алтынчы бала. Минекеләр шикелле Зөфәрнең әти-әнисе, туганнары да җыр, биюне яраталар. Группадашлар, курсташлар да тулы программа белән килгәннәр туебызга. Зөфәр белән безне дә сорый-сорый җырлаттылар. Туй бөтенебезгә дә ошады. Шимбә көне шаулатып бәйрәм иттек, икенче көнне төштән соң Казанга китеп бардык, укуларны калдырып булмый бит. Бездән соң да - бездән башка туй өч көнләп дәвам иткән әле...

Тиздән зачетлар, аннары имтиханнар башланачак. Дүшәмбе, институтка баргач, туйда булмаган курсташлар, таныш студентлар кулларыбызда балдаклар күреп, безне котлыйлар, теләкләрен җиткерәләр: рәхәт. Каядыр бергәләп ял итәргә чыгып китү, ширбәт ае уздыру уйда да юк. Ул чорда андый сәфәрләр булмый да иде шикелле. Тулай торакта икебезгә аерым бүлмә бирделәр, шунысына куанып бетә алмадык. Башкалада укып йөреп тә Казан ЗАГСында язылышмадык, шунысы гына бераз бер үтәлмәгән әманәт кебек йөрде күңелләрдә беренче мәлләрдә. Ахырдан бу хыялыбызны да чынга ашыру әмәлен таптык: бер дуэт җырыбызның клибын Казанның бик тә матур ЗАГС бинасында төшердек.

Ир белән хатын түгел, имеш

Гаилә булгач алда йөкләмәләр дә зурайды, күбәйде. Якын-тирә авылларга "шабашка"ларга Зөфәр белән ял көннәрендә дә чыгып китәбез. Икәү генә дә, курсташ дуслар белән берләшеп тә. Кыш дип тормыйбыз, күрше республикаларга да юл тотабыз.

Бер ялда Мари республикасының Бәрәңге районына киттек. Поезддан төшүгә безне ат чанасы белән каршы алдылар. Җырлап барабыз шулай ат чанасына төялеп. Безнең дәртләнеп бару әллә инде атка да йокты - кинәт кенә тизлеген арттырып чаптырып ук китте, ә без алмалар кебек кар өстенә тәгәрәшеп төшеп калдык. Безне каршылаган, дилбегә тотып утырган яшь кенә егетебез дә (аңа шул ундүрт яшьләр тирәсе булгандыр) безнең янда тәгәрәп ята. Баян, концерт күлмәкләре, барысы да чанада очтылар. Өч-дүрт чакрымлап җәяү бардык. Атыбыз, рәхмәт төшкере, безне авыл башында көтеп тора иде. Аллага шөкер, бөтен әйберләребез дә исән. Авыл урамы буйлап, клубка кадәр чанага төялеп бардык: арылган иде. Атыбыз бу юлы, әллә инде гаебен танып, башын иеп кенә барды.

Клубка кереп киемнәрне, баянны куйдык та, колхоз йортына капкалап, чәйләп алырга киттек. Кайсыбызны кайсы йортта кундыру мәсьәләсен дә шунда игълан иттеләр. Кызлар фәлән апаларда, егетләр фәлән түтәйләрдә, дип җиңел генә котылмакчы булды артистларны урнаштыру бурычын хәл итәргә билгеләнгән җаваплы иптәш. Шунда Зөфәр, бу ни инде, дигәндәй торып басты да: "Син, абый, ашыкма әле, безгә икебезгә бергә кирәк", - диде миңа төртеп күрсәтеп. Ә тегесе: "Ә кем соң ул?" - ди. Аларның ике арасында аннары мондыйрак диалог китте:
- Зәйнәб...
- Күрәм Зиннур түгел икәнен. Зиннур булса бергә кертер идем. Энем, аңла, бу сиңа шәһәр түгел, авыл. Бездә кешеләр аңламыйлар, кабул итмиләр андый әйберне, бозыклык дип караячаклар. Гафу ит, мин сезне берничек тә бергә кертә алмыйм.
- Соң, без бит ир белән хатын...
- Нинди ир белән хатын? Безгә институт студентлары килә дип әйттеләр...
- Без күптән түгел генә өйләнештек, быел бетерәбез инде укуны.

Абзый кеше һаман ышанмый, өйләнешкәнлек хакындагы штампны үз күзләре белән күрер өчен паспорт таләп итә. Икебез дә паспортларны алмаганбыз. Шулай итеп безне икебезне бергә урнаштырмадылар, ул төнне аерым кундык. Зөфәр концерттан соң озатып куйды әлбәттә. Башта авыл урамнарын урап килдек. Өй янына кайтып җиткәч тә бик озаклап аерылыша алмый сөйләшеп тордык. Әби: "Йокларга ирек бирмисез, кызым, кер инде", - дип ишек ачып кычкырмаса, Зөфәрнең - иремнең мине таңга кадәр дә кертергә исәбе дә юк иде шикелле. "Егетең бигрәк матур икән", - диде хуҗа әби ишек келәсен элгәндә. Мин дәшмәдем. Шушы хәлдән соң берәр җиргә җыена башласак, Зөфәр иң беренче итеп паспортларыбызны тыгып куя башлады.1

http://matbugat.ru/extrafiles/index(31).jpg

Безне - "хәерче", машинасыз студентларны поезддан төшүгә, әлбәттә, барлык җирдә дә атлар, йөк машиналары белән каршы алмыйлар. Еш кына юлда машиналар туктатып барып җитәбез авылларга. Кунар урыннарны да алдан әзерләп торучылар сирәк.

Безне, әле бик үк танылмаган җырчыларны, әйдәгез безгә, диючеләр дә бик юк. Шулай, бер авылда җырларыбызга гөрләтеп кул чабып утырсалар да, ник берсе кунарга дәшсен.Арабызда ник бер әрсез булсын - үзебез дә күтәрмәдек бу мәсьәләне. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, дигән кебек килеп чыкты. Клубта, кайсыбыз коры такта урындыкларны тезеп карават ясап, икенчеләребез президиум өстәлендә төн чыкты.

Бәхетнең иң зуры миңа елмайды - бильярд өстәле эләкте. Арыткан булса да беребезне дә йокы алмый, чөнки бөтенебез дә ач. Беребездә дә бер телем ипи булса да юк. Зөфәр түзмәде : "Әйләнеп керәм әле, хатынны ач тотып булмас, я үземне ашап бетерер", - дип ярымшаяртып чыгып китте. "Кәҗә белән сарык" әкиятендәге кебек була күрмә тагы, дип кычкырып калдык артыннан без дә шаяртып. Мичтә пешкән авыл ипие белән өч литрлы авыл сөте күтәреп кайтып кергән Зөфәрдән дә яхшырак кеше юк иде безнең өчен ул мизгелләрдә.

Күмәчне кул белән сындырып бүлештек, күпереп торган ак сөтле банканы кулдан кулга күчерә-күчерә эчеп бетердек... Салкын кышларда, көзләрдә мичләре җүнләп ягылмаган, яисә бөтенләй җылытылмаган мәдәният учакларында да концертлар аз бирмәдек. Андый чакларда кая инде ул матур күлмәкләр, биек үкчәле туфлиләр кию. Өстә пальто, аякта киез итек - шулай чыгабыз сәхнәгә. Микрофон тоткан кул өши әлбәттә, анысына гына түзәсең! Студент чакта ук җырчы тормышының әчесен күп татысак та, Ходайга шөкер, сайлаган язмышыбызга тугры булып калырга язды.
Җырга төреп минем язмышымны,
Юллар белән Ходам бәйләгән,
Бәхетемне моңнар итеп биргән,
Келәм итеп ләкин юлга җәймәгән.
Юлга чыкмый калу мөмкинме соң,
Бар күзәнәк моңга тулганда:
Җылытырга, эретергә кирәк,
Күңелләрне бозга тулганда.
Юлларыма юллар биреп көтә
Сабыр гына шәхси тормышым,
Балаларым, якыннарым көтә,
Җиңел түгел җырчы язмышы.
Җиңел түгел, авыр юлларыбыз,
Уйларыбыз тирән мәгънәле:
Җиткерергә тиңсез хәзинәне,
Таратырга җырлар, моңнарны.

"ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ" газетасыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: