Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләргә өйдә огнетушительләр булдырырга киңәш итәләр

2016 ел башыннан бу янгында үлгән өченче кеше. Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре тревога суга. -Торак йортта электр хуҗалыгы торышы зур игътибар сорый, - дип билгели ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Айрат Ганиев. -Соңгы вакытта янгыннарның күбесе электр җиһазларыннан файдаланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозудан чыга. Бәла чыкмасын өчен электр...

2016 ел башыннан бу янгында үлгән өченче кеше. Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре тревога суга.

-Торак йортта электр хуҗалыгы торышы зур игътибар сорый, - дип билгели ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Айрат Ганиев. -Соңгы вакытта янгыннарның күбесе электр җиһазларыннан файдаланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозудан чыга. Бәла чыкмасын өчен электр үткәргечләрен тикшереп торырга, аны монтажлаганда яисә ремонтлаганда грамоталы белгечләргә мөрәҗәгать итәргә, көнкүреш электр приборларын караучысыз калдырмаска кирәк.

Болардан тыш, инспекторлар йорт хуҗаларына гадәти янгын сүндерү средстволары булдырырга куша. Хәтта гади огнетушитель белән дә зур булмаган янгынны вакытында сүндереп була. Янгын чыккан урында төтен генә чыгып торса да, кире ул урынга борылып кермәгез. Мөлкәт гомер бәясенә тормый. Үзегезне саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: