Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләргә файдалы киңәшләр

Помидор өчен могҗизаи бәлзәм 200-300 литрлы кисмәкнең өчтән берен кычыткан белән тутырып, бер чиләк сыер тизәге, 2 көрәк көл, 2 кг чүпрә салабыз да 2 атна төнәтәбез.

Барлыкка килгән сыеклыкны 1:10 пропорциясендә (литрлы банканы бер чиләк суга) помидор төбенә 7-10 көнгә бер тапкыр сибәргә.
Помидорлар искиткеч яхшы үсәчәк.
Кишерне сирәкләргә дә кирәкми
Кишерне чәчәр алдыннан 10-12 көн кала орлыгын чүпрәккә төйнәп куябыз. Бер көрәк штыгы тирәнлегендә дымлы җиргә күмеп куярга. Шушы вакыт эчендә кишер орлыгыннан тишелергә ирек бирмәүче эфир мае чыгып бетә. Күрсәтелгән вакыттан соң кишер орлыгын казып алыр­га. Орлык бүрткән, эре була. Пиалага салып, гадәти крахмал белән бергә бутарга. Орлык кулга ябышмаячак һәм туфракта яхшы күренеп торачак. Орлыкны буразнага пөхтә итеп кирәк кадәрле интервал белән сибеп чыгарга һәм ком яки коры җир туфрак белән күмәргә. Кишер, чәчкәннән соң, 3-5 көн эчендә тишелеп чыга.
Су да сипмәдек бит әле! Сибәргә кирәкми дә, су туфракны катыра, орлыкка тишелергә ирек бирми. Кишер тишелгәнче аны тынычлыкта калдырабыз.
Чүбен утый башлаганчы су сибәргә ярамый, югыйсә, кишер кыска һәм тәмсез була.
Кыярыгызның беренче чын яфраклары чыктымы?
Тукландыра башларга ярый дигән сүз. Кыяр барлык яшелчәләр кебек, органик ашламаны ярата. Иң яхшысы - сыер тизәге (1:10) яки кош тизәге (1:25). Үсемлек ашламаның артык зур концентрациясен яратмый, шуңа күрә ике атнага бер тапкыр аз-азлап тукландыру яхшы. 10 литр суга 30-40 г комплекслы ашлама җитә. Кыярлар күренә башладымы? Ашламаны курыкмыйча ике тапкыр арттырырга була. Кайбер бакчачылар 15 көнгә бер тапкыр кыярга әчегән сөт яки аскорбиновая кислота (5 литр суга 1 төймә) бөрки.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: