Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләргә бик актуаль бер киңәш

Быел черкиләргә салкын көннәр белән рәт булмады әле. Май аеннан ук үзәккә тияләр иде. Инде менә көннәр җылыну белән урамда безелдәвекләр күренә башлады.

Даруханәдән алган төрле препаратлар белән гел черкиләрдән сакланып бетеп булмый. Даруларның да зыяны юк түгелдер. Аннан ул препаратларга бөҗәкләр дә ияләшеп бетте бугай, әллә ни файдасы күренми. Ә акчаны җилгә очырмас өчен, без биргән киңәшләргә колак салсагыз иде. Бәлки, файдасы тияр.

Өй шартларында эфир майлары - канәфер, лимон, бөтнек, чәй агачы, лаванда, тимьян, мелисса, әнис куллану әйбәт. Бөҗәкләр аларның исен яратмый, әгәр дә берәрсенең маен гына тәнегезгә тамыссагыз, якын килмәсләр. Кичен урамга чыкканда үзегез белән шомырт яисә базилик ботагын алып җибәрегез. Бу үсемлекләрнең хуш исе черкине яхшы куркыта. Аннан лимонны кисәкләргә бүлеп, һәммәсенә 10-15 канәфер кадагыз да, тәлинкәләргә салып, йортыгызга куеп чыгыгыз. Шулай ук бөҗәкләр өегезне читләтеп очар.

Су белән аш серкәсе тагын бер үтемле чара. 9%лы серкәгә 1:2 исәбе белән су кушабыз. Бакчада эшләгәндә шул катнашманы тәнегезгә сөртсәгез, тынычлап су сибәрсез, чүп утарсыз.

Һәм, әлбәттә инде, элеккеге тикшерелгән ысул - "Звездочка" бальзамы. Бер генә черки дә аның исен күтәрә алмый.

Ә инде тешләргә өлгергәннәр икән, шешеп, бетчәләнеп торган урынны теләсә нинди спирт белән сөртегез.

Аптекаларда бөҗәкләр тешләгәннән соң тынычландыра торган мазьлар бар. Ул табигатькә чыкканда һәрчак яныгызда булсын. Бу нисбәттән чәй агачы мае бик яхшы булыша. Ул кычытуны бетереп, шешенеп кызарынган урынны да тизрәк савыктыра.

Аш содасы белән тозны суда эретеп авырткан урынга куярга була. Әгәр бу хәшәрәтләр бөтен тәнне тешләп бетергән икән инде, содалы җылы ваннада 10 минутлап ятыгыз, хәлегез җиңеләер, кычыну кимер.

Кычытуны нашатыр спирты, «Звездочка» бальзамы да тиз бетерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: