Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләргә - берничә киңәш

Чәйнекне дуеннан (юшкын) саклагыз

Моны эшләргә тимер пружина яки берничә кадак та ярдәм итәчәк. Шуларны бик әйбәтләп юып, кайнар су белән чайкаганнан соң, чәйнек төбенә салыгыз һәм рәхәтләнеп чәй кайнатыгыз. Юшкын эмаль чәйнеккә түгел, ә шул тимер әйберләргә утырачак. Нәтиҗәдә - чәйнек стеналары чиста! Шуны да истән чыгармагыз: пружиналарны һәм кадакларны дуеннан чис­тартырга кирәк түгел, чөнки аларга йоккан катлам юшкынны тагын да үзенә яхшырак тартачак.
Тукымадагы өтелгән урынны юк итергә була
Әгәр дә үтүкләгәннән соң йон яки ефәк тукымада өтелгән эз калса, аны су һәм чәй содасыннан ясалган ботка белән эшкәртегез. Соданың кипкәнен көтегез, сак кына коеп төшерегез һәм яраткан әйберегезне салкын суда чайкагыз. Әгәр дә өйдәге «химчисткадан» соң тукыма бераз гына төсен үзгәртсә, тапны су белән аш серкәсе катнашмасында юешләтегез (9% 1 аш кашыгы серкәне 1 стакан суга). Төс кире кайтачак.
Әгәр дә аяк киемегез кысса
Ике полиэтилен пакетка су салып, аяк киеме эченә куегыз һәм 6-8 сәгатькә суыткычның катыра торган бүлегенә куегыз. Су катып күбәя һәм аяк киеме җәелә. Шулай да кысанмы? Аяк киеменең очын һәм арткы ягын эчтән аракы яки одеколон белән ышкыгыз да калын оек белән аягыгызга киегез. Өйдә 10 минут шулай йөрегез. Яисә аяк киеме эченә кайнар су коеп, шунда ук түгегез һәм 20 минут киеп йөрегез.
Чәй эчү стресстан файда!
Кичләрен гаиләсе белән чәй эчәргә гадәтләнгән кешеләр нерв авыруларыннан азат, дип саный Белорус психологлары. Алар фикеренчә, чәй эчү шомлану, хафалану тойгыларын 65%ка киметә икән. Чәй табыны артында кеше бар мәшәкатьләрен онытып, көне буе булган вакыйгалар белән уртаклаша һәм шулай итеп начар энергияләреннән арына. Эштән арып кайтасызмы? Чәй эчегез! Тик ялгыз түгел!
Акыллы хатын иренең гомерен озайта!
Озак яшисең килсә, акыллы хатынга өйлән икән! Мондый тормыш иптәшләре булган гаиләләр, гадәттә, нык, чөнки ир үзен тыныч һәм бәхетле хис итә. Ә иң мөһиме - акыллы хатын белән аңа беркайчан да күңелсез, ямансу түгел. Әлеге ачышны, 1,5 млн гаилә парларын күзәтеп, Швеция галимнәре ясаган.
Транспорт шавы кан басымын күтәрә!
Тәрәзәләре юлга караган фатирларда яшәүчеләр көн саен сәламәтлекләренә куркыныч янавын белмиләр, дип саный Германия медиклары. Транспорт шавы кешеләрдәге стресс, йокысызлык һәм кан басымы югарылыгына сәбәпче. Сак­лану өчен пластик тәрәзәләр куегыз, алар тавышны үткәрми.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: